Уфада ике парламент килеште

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте законнар чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Чара Уфада узды. Парламентчылар цифрлаштыру, дәүләт һәм муниципаль контрольне оештыру, яшьләр парламентаризмын үстерү мәсьәләләрен карады. Утырыш кысасында шулай ук Татарстан Дәүләт Советы белән Чувашия Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.

Ассоциация утырышында цифрлаштыру мәсьәләләре аерым игътибар үзәгенә алынды. Төбәкләрдә банк өлкәсендә, шулай ук дәүләт идарәсендә күп кенә эшләрне җиңеләйтү мөмкинлеге бирердәй цифрлы инфраструктура булдырыла. Утырыш алдыннан парламентчылар Башкортстан Республикасы Идарә үзәгендә (быел март аенда ачылган) булды. Үзәк эшенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе – территорияне комплекслы идарә итү һәм халык белән кире элемтә оештыру.

Безнең республикада Цифрлаштыру елында цифрлы үзгәрешләр дәвам итә, тормышыбызның барлык өлкәләре шул форматка күчә. Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-парк ачу Татарстанның цифрлы индустриясен үстерүдә яңа ноктага әйләнде. Бик мөһим бурыч – цифрлаштыру өлкәсендә шәһәр белән авыл арасындагы тигезсезлекне юкка чыгару бурычы хәл ителә, иң ерактагы авылларга да югары тизлекле интернет үтеп керә. Татарстанда яшәүчеләр барлык дәүләт хезмәтләренең 60 проценты чамасын электрон рәвештә ала. «Бүген цифрлаштыру, мәгълүмат алу мөмкинлеге мәсьәләләре – чиктән тыш мөһим. Иртәгесе көндә аларның әһәмияте икеләтә артачак, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәсендә. –  Хакимият органнарының һәм депутатларның эш нәтиҗәсенә дә кагыла бу. Бүгенге катлаулы шартларда ил Президенты Владимир Путин тирәсендә берләшергә тиешбез. Ассоциация мәйданчыгы моны тизрәк хәл кылу мөмкинлеге бирә».

Идел буе төбәге закон чыгаручылары дәүләт һәм муниципаль контроль системасын үзгәртеп кору мәсьәләләренә аерым тукталды. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров әйтүенчә, округ төбәкләренең күпчелегендә эшмәкәрлек субъектларының, элеккечә үк, бик еш тикшерелүе теркәлә. «Хакимиятнең барлык баскычларында билгеләнгән чикләүләрнең үтәлешен күзәтергә һәм контроль мәсьәләсендә  чама хисен югалтмаска кирәк», – диде вәкаләтле вәкил. Шул ук вакытта Игорь Комаров кабул ителгән чикләүләрне үтәү буенча Татарстанны үрнәк төбәк буларак телгә алып үтте.

Ассоциация эше барышында Татарстан Дәүләт Советы белән Чувашия Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан һәм Чувашия парламентлары башлыклары – Фәрит Мөхәммәтшин белән Леонид Черкесов кул куйды.

«Бүген без Чувашия Республикасы парламенты белән хезмәттәшлек турында тарихи килешүгә кул куйдык, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Моңа кадәр дә ныклы элемтәләребез бар иде. Хәзер исә законнар иҗат итү эшендә бер-беребезгә ярдәм итү буенча җаваплылык алдык».

 

 


Фикер өстәү