Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында катнашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саратовта Идел буе федераль округы дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында катнашты.

Утырышта махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын күрсәтүне законнар белән ныгыту, шулай ук гуманитар миссияләрдә катнашуга әзерлек турында сөйләштеләр. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, махсус хәрби операция яшьләрне дә берләштерде. Бер-береңә мөмкин кадәр ярдәм итү теләге, булган кыенлыклар халыкны бердәм итте.

Утырышта Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары каршындагы Яшьләр парламенты эшчәнлеге стандарты турында да сөйләштеләр. Ул сайлау, эшчәнлек һәм вәкаләтләрне бер тәртипкә сала. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, яшьләр үзләрен фикер алышуларда, закон чыгару һәм җәмәгать эшләрендә күрсәтә, аннары закон чыгару, башкарма яки муниципаль хакимият органнарында эшләү мөмкинлеген ала. “Аларның активлыгын һәм тәкъдимнәрен күрергә һәм бәяләргә кирәк”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген исә ассоциация эше кысаларында Идел буе закон чыгаручылары берничә социаль объектта булдылар һәм махсус хәрби операциядә яраланган яки авырган кешеләргә ярдәм итү эшчәнлеге белән таныштылар. Алар Саратовның «Күкерт сулары» («Серные воды») дәваханәсендә һәм терәкләндерү үзәгендә булдылар. Ю.А.Гагарин исемендәге Саратов дәүләт техник университетында башкарылган эшләрне барып күрделәр.

Идел буе федераль округы төбәкләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышу иртәгә Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында дәвам итәчәк, ул Саратов өлкәсе Хөкүмәте бинасында узачак.


Фикер өстәү