Татарстан Рәисе Төркия вәкилләре белән халыкара күргәзмәләр оештыру турында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Discover Events компаниясе идарәсе рәисе, Төркия халыкара күргәзмәләр оештыручылар ассоциациясе Президенты Юныс Әте белән очрашуында халыкара күргәзмә эшчәнлеген оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына әзерлек кысаларында да фикер алышты. Очрашу Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Исегезгә төшерәбез, Discover Events Төркиянең күргәзмә-ярминкә чараларын оештыручы әйдәп баручы компанияләренең берсе. Компания — шулай ук Russia Halal Ехро күргәзмәсендә Төркиянең милли павильонын оештыручы.

Моннан тыш, Discover Events «Рацин» АҖ белән берлектә, «АГРОВОЛГА-2022″авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында Төркиянең милли павильонын оештырды.

Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һ. б. катнашты.


Фикер өстәү