#KazanForum: Рөстәм Миңнеханов Хеврон провинциясе губернаторы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хеврон (Фәләстин) провинциясе губернаторы Җибрин Ильяс Әбәд Әл Бәкри белән очрашты. 

Исегезгә төшерәбез, Хеврон провинциясе делегациясе Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023″ XIV халыкара икътисадый форумы чараларында һәм «Russia Halal Expo» хәләл индустрия  халыкара күргәзмә экспозициясендә катнашу өчен килде.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов узган ел, Фәләстин вәкилләре Татарстанга килгәч, хезмәттәшлек перспективалары турында нәтиҗәле фикер алышу булганлыгын искәртте. Ул шулай ук губернатор әфәнденең Идел буе Болгарының Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итүдә һәм «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit» форумында катнашуын да искәртте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел Казан беренче тапкыр форумны яңа, федераль форматта кабул итә. Ул Хеврон провинциясе делегациясенә бу чаралар кызыклы булачагына, ә чараларда катнашу нәтиҗәле булачагына ышаныч белдерде.

Россия Федерациясендә Россия-Фәләстин мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәсе һәм ике яклы диалогның дустанә характеры хуплана, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ике яклы хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Татарстан Рәисе: «Безнең илләр – Россия һәм Фәләстин лидерлары — хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итү, ике яклы һәм төбәк дәрәҗәсендә дә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен һәрвакыт вакыт табалар», — дип билгеләп үтте.

Татарстан үз дәрәҗәсендә дәүләтләребез арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәргә әзер, диде ул, без Фәләстин белән элемтәләрне хуплыйбыз. Аерым алганда, Казан белән Хеврон арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланды.

«Без ислам дөньясы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән актив хезмәттәшлек итәбез, — диде Рөстәм Миңнеханов. – Илебез Президенты В.В. Путин кушуы буенча мин «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим. Аның эшендә Фәләстин вәкилләре дә катнаша. Аның төп бурычлары арасында Россиянең ислам дөньясы белән мәдәни-цивилизацион нигездә алга таба якынаю процессына һәрьяклап ярдәм итү, икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу, яшьләр һәм иҗтимагый оешмаларның үзара эшчәнлеген киңәйтү.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм аларга компонентлар җитештерү, IT һәм башка югары технологияләр, медицина һәм фармацевтика, АСК һ. б. өлкәләрдә Фәләстин компанияләре белән элемтәләрне үстерү өчен мөмкинлекләр барлыгын билгеләп үтте.

Моннан тыш, мәдәният, фән, мәгариф өлкәсендә багланышларны үстерү мөһим. «Без Хеврон провинциясе һәм, гомумән, Фәләстин белән хезмәттәшлеккә ачык», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү