Бетми тик сусау: тәрәз төбендә эчүчеләрне закон белән тыймакчылар

Моннан ары күпфатирлы йортларның беренче катында урнашкан хәмер сатучы кибетләрнең язмышын һәр төбәк үзе хәл итәчәк. Узган атнада Дәүләт Думасында әнә шундый эчтәлектәге закон кабул иттеләр. Халык телендә «наливайка» дип аталучы әлеге кибетләрдә кызыктыргыч исемле эчемлекләр дә булырга тиеш түгел. Яр-р-рамый! Ул арада былтыр Татарстанның 43 районында (!) хәмерне халыкка сату күләме арткан. Тыеп кына тыелып буламы? Мәңгелек булып тоелган сорауга «ВТ» хәбәрчесе җавап эзләде.

Тансык закон

Гомер буе Казанда укытучы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы Тәслимә Гарифуллина картлык көнендә тынычлыгы булмаудан зарлана.

– Моннан ике ел элек без яшәгән күпфатирлы йортның беренче катында хәмер сатучы кибет ачылды. Көндез дә, төнлә дә исерекләр җыелып ята. Мөрәҗәгать итмәгән җир калмады. Баксаң, кибеткә керү юлы ишегалдында булмаса, мондый сәүдә рөхсәт ителә икән. Соң ул исерекләр кая китсен? Эчәләр-эчәләр дә ишегалдындагы балалар мәйданчыгында йә булмаса подъезд ишеге төбендәге эскәмиядә кәеф-сафа коруларын дәвам иттерәләр. Икенче катта яшәгәч, тавыш бик нык ишетелә. Бер чеметем йокы күрмәгән төннәрем дә бар, – ди Тәслимә апа.

Яшерен-батырын түгел, күпфатирлы йортларның беренче катында урнашкан аз градуслы хәмер сатучы кибетләргә ияләшеп беттек кебек. Бүген адым саен диярлек «наливайка»лар төрле утлар белән җем-җем яна. Интернеттагы мәгълүматларга ышансаң, Казанда гына да 850гә якын алкоголь сатучы сәүдә ноктасы бар. Чагыштыру өчен, шул ук чыганаклар буенча башкалада даруханәләр саны 1 мең тирәсе.

Ниһаять, халыкның моң-зарын да ишеткәннәр. 1 февральдә Дәүләт Думасында ил төбәкләренә күпфатирлы йортларның беренче катында сыра, сидр кебек алкогольле эчемлекләр сатучы сәүдә нокталарының эшчәнлеген көйләү хокукын бирүче закон кабул иттеләр. Моннан ары аз градуслы алкогольле эчемлекне сату вакытын да чикли алачаклар. Бу мәсьәләне төбәкләр үзләре хәл итә.

Исеме дә ярамый

Яңа закон кайчан эшли башлый? Мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, закон проекты авторларының берсе, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт буенча комитеты җитәкчесе Максим Топилинга мөрәҗәгать иттек.

– Бу – ил төбәкләрен борчыган мәсьәлә. Дәүләт Думасында күпфатирлы йортларның беренче катында урнашкан исерткеч эчемлекләр сатучы кибетләр турында без моңарчы да бик күп фикер алыштык, – дип сөйләде депутат «ВТ» хәбәрчесенә. – Төбәкләр нәрсә ди? Эш шунда ки, гамәлдәге закон нигезендә, төбәкләрнең күпфатирлы йортларның беренче катында урнашкан гомуми туклану урыннарында хәмер сатуны гомумән тыю хокукы бар. Әмма алар бу юлдан барырга теләми. «Әлеге төр бизнес бөтен җирдә дә, һәркемгә дә комачау итми бит», – ди алар. Шуңа күрә әлеге эшчәнлекне көйләү хокукын бирүне сорадылар. Шулай эшләдек тә.

Максим Топилин әйтүенчә, бүген җәмәгать урыннарында тынычлыкны бозган өчен штрафлар бар.

– Шуңа күрә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын хокук саклаучылар тәэмин итә. Барлык төбәкләрдә дә моның өчен тиешле көчләр җитешмәве дә аңлашыла, әлбәттә. Фикер алышу барышында һәр якны да канәгатьләндерерлек чишелеш таптык дип уйлыйм. Шул рәвешле дуслары, гаиләсе белән бергә тыныч кына ял итәргә теләүчеләр дә бар бит. Яңалык рестораннарга кагылмый. Бу – ашау-эчүнең цивилизацияле формасы. «Наливайка» дигәндә исә, көндез, ваклап, алкогольле эчемлекләр сатучы, төнлә исә өстәлләр куеп, эшен дәвам иттерүче кибетләр күзаллана. Мондый эшчәнлек закон нигезендә тыелган. Бер үк мәйданда товарны ваклап сатарга һәм аны гомуми туклану урыны итеп тә файдаланырга ярамый. Ваклап сату икән, димәк, шешә ябык килеш сатыла. Ә гомуми туклану урыны дигәндә: шешә ачык, исерткечне дә биредә үк эчәләр. Әнә шул ике эшчәнлек бер урында алып барыла алмый. Мондый күренешкә тап булсагыз, турыдан-туры күзәтүче органнарга яки полициягә хәбәр итәргә кирәк, – дип ачыклык кертте Дәүләт Думасы депутаты.

Закон бу елның 1 апреленнән үз көченә керәчәк. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин төбәкләрдә әлеге законның үтәлешен контрольгә алырга да кушкан.

Тагын бер яңалык – закон исерткеч эчемлекләргә кешене алдый торган исемнәр бирүне дә тыя.

– Узган ел «Мистер сидр» тирәсендә килеп чыккан хәлләрне генә искә төшерегез. Әлеге эчемлекнең, гомумән, сидр булмавы ачыкланды. Куркыныч исерткеч җитештерүчеләр бөтен технологияләрне бозган. Өстәвенә, эчемлеккә куркыныч агу – метанол өстәгәннәр. Теге яки бу товарның атамасы ялгыш фикер йөртергә мәҗбүр итәргә тиеш түгел. «Виски – кола», мәсәлән, ә анда виски юк. Тагын шунысы да бар: яңа закон сатып алган сырадан сыра эчемлекләре җитештерүне дә тыячак. Мондый исерткечләрне ясау хокукы фәкать сыра җитештерүчеләргә генә биреләчәк. Аны базардан алып, төрлечә бутап сатучыларга юл ябылачак, – диде Максим Топилин.

Белгеч сүзе

Рөстәм ВӘЛИУЛЛИН, табиб-нарколог:

– Яңалык турында ишеттем. Тик үзе утырган ботакны кем чапсын? Алкогольле эчемлекләр сату ул – бизнес. Исемен үзгәртеп кенә, җисеме үзгәрми. Әнә тәмәке кабы тышына да: «Тәмәке тарту – миокард инфарктына сәбәпче», – дип язалар. Тик моңа карап кына беркем дә тартуны ташламый. Киресенчә, көләләр генә. Кибеттә: «Әнә теге, «инфарктлы» тәмәкене бирегез», – дип сорап алганнарын еш ишетәм. Ярар, «наливайка»ларның да исемнәрен үгәрттеләр ди. Тик эштән кайтучы кеше юл өстендәге хәмер кибетенә барыбер керәчәк. Чәркә күтәреп куйганнан соң, өйдә ашамый. Чөнки тамак ялгаган бит инде. Әнә шулай организм башка энергия чыганагына ияләшә, авыру барлыкка килә. Илдә профилактика чараларын арттырырга кирәк.

Авыл кайгысы

Республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, былтыр Татарстанда исерткеч эчемлекләр сату күләме 4 процентка арткан. Ел дәвамында 6069,3 мең декалитр (1 декалитр = 10 литр) алкогольле продукция сатылган. Шуның 54 проценты – республикага читтән кергән хәмер. Аның күп өлеше ил җитештерүчеләренә туры килсә дә, былтыр Татарстанда импорт шешәгә үрелүчеләр саны арткан. Узган ел республикага  якын һәм ерак 69 чит илдән хәмер кергән. Беренче өчлеккә Италия (һәр дүртенче шешә шул илдән кайткан. – Ред.), Грузия (19 процент) һәм Әрмәнстан (10 процент) эчемлекләре эләккән.

Татарстан казнасын баетучы Татспиртпром узган ел 10937,3 мең декалитр алкоголь продукциясе, шул исәптән 9502,2 мең декалитр аракы җитештергән.

– 2023 ел дәвамында законсыз әйләнештән 156 мең литр спирт, ялган аракы һәм көмешкә алынды. Нәтиҗәдә 33 кеше – административ, 11 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды, – дип сөйләде еллык коллегия утырышында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Утырышта халык эчкән исерткечләрнең сыйфатына аерым тукталдылар. Шул ук сыраны алсак, әлеге төр продукциянең сыйфатын яхшыртуга аны маркировкалау да ярдәм итәр, дип өметләнәләр. Билгеле булганча, Татарстан тәҗрибә рәвешендәге эштә катнаша. 2023 елның 1 апреленнән бирле республикада сыра, сидр кебек аз гардуслы спиртлы эчемлекләр тутырылган зур мичкәләргә тамга сугалар һәм һәр «адым»ын күзәтеп баралар. Киләсе елдан республика тәҗрибәсен ил күләмендә гамәлгә кертәчәкләр.

Җәүдәт Әхмәтхановны республиканың бер меңләп торак пунктында спиртлы эчемлекләрне ваклап сатучы кибетләр булмавы да борчый. «Димәк, биредә сыйфаты тикшерелмәгән хәмер саталар», – диде ул. Узган ел Татарстанда сыйфатсыз хәмер белән агулануның 548 очрагы теркәлгән. 213 кешенең гомере өзелгән.

Спиртлы эчемлекләрне халыкка сату күрсәткече арткан һәм кимегән  районнар

Арту Кимү
Лаеш (+15%) Апас (–4%)
Югары Ослан (+14%) Арча (–2%)
Питрәч (+12%)
Биектау (+11%)
Яңа Чишмә (+10%)

 

Татарстанда җитештерелгән аракы иң күп, иң аз сатылган шәһәр һәм районнар

Арту Кимү
Яңа Чишмә (+7%) Апас (–8%)
Югары Ослан (+6%) Казан (–5%)
Лаеш (+5%) Лениногорск (–5%)
Чаллы (–4%)
Арча (–4%)

 

 


Фикер өстәү