Диния нәзарәте Бөтендөнья татар конгрессына 1500 данә Коръән бүләк итте

Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми рәвештә Бөтендөнья татар конгрессына 1500 данә яңартылган «Казан басмасы»н тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров әлеге кадерле бүләкләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Әлеге Коръәннәр 17-19 май көннәрендә узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы катнашучыларына таратылачагын әйтте, дип яза конгресс матбугат хезмәте.

«Казан басмасы» – мөселман дөньясында фәнни-дини җәмәгатьчелек тарафыннан танылган беренче басма Коръән. Аңа кадәр Коръән Европада һәм Петербургта басылып чыккан була, әмма «Казан басмасы»ннан аермалы буларак, алар, Коръәннең оригинал текстыннан тайпылышлар булу сәбәпле, фәнни кыйммәткә ирешми. Башка ислам илләрендә Коръән 100 елдан соң гына күпләп басыла башлый. «Казан басма»сы үзенчәлекле шрифтка ия булу сәбәпле дөньякүләм танылу ала.

Нәзарәт белгечләре «Казан басма»сының тарихи типографик эзеннән (оттискысыннан) шул ук исемдәге компьютер шрифты ясап, Коръән текстын «Казан басма»сы компьютер шрифты ярдәмендә яңадан җыйганнар һәм революциягә кадәрге күренекле татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиевның искәрмәләрен исәпкә алып, заманча халыкара стандартларга туры китереп әзерләгән. Шулай итеп, яңартылган «Казан басмасы» инкыйлабка кадәрге оригинал шрифтларның чын тарихи йөзен саклап калып һәм югары сыйфатлы итеп бастыру өчен әзерләнгән.


Фикер өстәү