Татар дин әһелләре Казанга җыела

Бөтендөнья татар конгрессы 2021 елның 3–5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин»XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә. Чарада Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 72 төбәгеннән барлыгы 1200 делегат катнашыр дип көтелә.      

Беренче тапкыр уздырылганда 700 дин әһеле җыелса, ел саен катнашучыларның саны да, географиясе дә киңәя бара. Бирегә Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр милләттәш дин әһелләре чакырулы. Быел беренче тапкыр форумга Алтай һәм Орел өлкәләреннән вәкилләр киләчәк. Гадәттәгечә, иң зур делегация күрше Башкортстан Республикасыннан килер дип көтелә.

3 июнь көнне «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында форумның рәсми ачылышы узачак. Соңрак бөтен Россиядән җыелган дин әһелләре дүрт дискуссия мәйданчыгында эшләячәк.

4 июнь көнне «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак. Биредә секциядәге эшчәнлеккә йомгак ясалып, гомуми резолюция кабул ителәчәк.

5 июнь көнне форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә традицион «Изге Болгар җыены»нда катнашачаклар.
Форумда катнашучы иң өлкән дин әһеленә 96 яшь булса, иң яше – 19да гына. Чакырылган кунаклар арасында 114 мөслимә дә бар. Алар – төбәкләрдә мәчетләр каршында дини белем бирүче, милли тәрбия дип янып йөрүче мөгаллимәләр.

– Дин әһелләре татар телебезне, милләтебезне саклауда аерым социаль институт булып тора. Агымдагы елда узачак җанисәп алдыннан әлеге чараның әһәмияте аеруча зур, – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров матбугат конференциясендә. – 2022 елда Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә – 1100 ел. Быелгы форумны әлеге зур вакыйга алдыннан әзерлек дип әйтү дә ялгыш булмас.

Ләйсән Низамова

 


Фикер өстәү