Путин һәм Байденның очрашуы күздә тотылган кунакханәдә барлык номерлар сатып алынган

16 июнь көнне Россия – АКШ саммиты узарга мөмкин булган Женева кунакханәсендә 11-18 июнь чорынабарлык номерлар сатылып беткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шул ук вакытта, агентлык хәбәрчесе билгеләп үткәнчә, биредә югары дәрәҗәдә әзерлек чаралары алып бару сизелми.
Швейцариянең массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, Россия Президенты Владимир Путин һәм АКШ Президенты Джон Байденның тәүге очрашуы Женеваның Intercontinental кунакханәсендә узачак. Биредә 1985 елда Рональд Рейган һәм Михаил Горбачев сөйләшүләр үткәргән.


Фикер өстәү