Женевада Россия белән АКШ арасында иминлек буенча сөйләшүләр башланган

Швейцария башкаласы – Женева шәһәрендә Россия белән АКШ арасында иминлек гарантияләре буенча сөйләшүләр башланган. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Очрашу АКШның Женевадагы Вәкаләтле вәкиллегендә ябык режимда алып барыла. Россиянең АКШ белән иминлек гарантияләре турындагы килешү проекты сөйләшүләрдә төп мәсьәләгә әйләнәчәк. Проектка, аерым алганда, бер-береңә якын зонада уртача һәм аннан кимрәк ераклыкка очучы ракеталар урнаштырмау, элекке совет республикалары хисабына НАТОны алга таба киңәйтмәү һәм хәрби өйрәнүләрне киметү турында нигезләмәләр кертелгән.
Россия делегациясенә тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков һәм оборона министры урынбасары Александр Фомин, Америка делегациясенә – АКШ Дәүләт секретаренең беренче урынбасары Уэнди Шерман җитәкчелек итә.
Исегезгә төшерәбез: бу атнада Россия белән Украина чигендәге хәлләрнең кискенләшүе сәбәпле күп кенә мөһим чаралар узачак. Мәскәү белән Вашингтон арасындагы бүгенге сөйләшүләрдән соң, 12 гыйнварда Россия – НАТО утырышы булачак. Ә 13 гыйнварда Россия белән ОБСЕ (аңа АКШ та керә) вәкилләре арасында сөйләшүләр үтәкреләчәк.


Фикер өстәү