Мединский Украина делегациясе белән очрашу урынын үзгәртү турындагы хәбәрне кире каккан

Россия белән Украина делегацияләренең очрашу урынын Беловежская пущадан күчерү турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми, дип белдергән Президент ярдәмчесе Владимир Мединский.

Бу хакта “РИА Новости” Белоруссиянең “Белта” агентлыгы мәгълүматларына таянып яза. Мединский басым ясап әйткәнчә, сөйләшүләрнең икенче өлеше, кайда планлаштырылган булса, шунда – Брест өлкәсендә узачак. Сөйләшүләрне Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә башлап җибәрү күздә тотыла.
Ул Россия делегациясенең хәрби-техник, гуманитар-халыкара һәм сәяси аспектлар буенча өч өлештән торган тәкъдимнәр блогын булдыруын белдергән.

Исегезгә төшерәбез: сөйләшүләрнең беренче өлеше Гомель өлкәсендә узды. Мәскәүдән анда Президент ярдәмчесе Владимир Мединский, тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко, оборона министры урынбасары Александр Фомин, Дәүләт Думасының Халыкара эшләр буенча комитеты башлыгы Леонид Слуцкий һәм Россиянең Белоруссиядәге илчесе Борис Грызлов катнашты. Очрашуга Киев ягыннан оборона министры Алексей Резников, “Слуга народа” фракциясе башлыгы Давид Арахамия, эчке эшләр министры урынбасары Николай Точицкий, Президент офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк, Югары Рада депутаты Рөстәм Умеров, Украина делегациясенең Өч яклы контакт төркеме башлыгының беренче урынбасары Андрей Костин килде.

Фикер алышулардан соң алар үзләренең башкалаларына киңәшләшергә китте.


Фикер өстәү