Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кими

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 1 935 очрагы теркәлгән, балалар арасында авыручылар саны – 383. 185 кеше хастаханәгә озатылган.

Татарстанда барлыгы 121 324 коронавирус очрагы теркәлгән.

Тәүлек эчендә коронавирустан биш кешенең гомере өзелгән. Алар – 1938, 1949 елгы ир-атлар һәм 1947, 1935, 1970 елгы хатын-кызлар. Вирус корбаннарының гомуми саны 1738гә җиткән.

Пандемия башланганнан соң 89 547 кеше савыккан, узган тәүлектә 2 821 кеше сәламәтләнгән.


Фикер өстәү