Татарстанда тәүлек эчендә 287 яңа коронавирус очрагы теркәлгән, 43 кеше хастаханәгә салынган.
Татарстанда пандемия башланганнан соң коронавирусның 135 300 очрагы ачыкланган.
Тәүлек эчендә коронавирустан өч ир-ат (1983, 1991, 1986 елгы) һәм ике хатын-кызның (1935, 1934 елгы) гомере өзелгән. Республикада вирус корбаннарының гомуми саны 1833гә җиткән. Барлыгы 123 297 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 921 кеше узган тәүлектә савыккан.
Тәүлек эчендә коронавирустан 1 261 кеше прививка ясаткан. Барлыгы 2 492 684 кешегә вакцинация ясалган, аларның 1 926 021е икенче вакциналарын алган. Кабат вакцинацияне 275 967 кеше узган.