«Хәрәкәтләндерүче нейрон чире» белән көрәшүче Әлфия Хисамиева: «Элеккеге кебек була алмам инде…»

Әле кайчан гына үз аякларында йөгереп йөргән Әлфия Хисамиева бүген чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Хәер, якыннары, туганнары, әти-әнисе, каенанасы, балалары, ире ташламый аны. Әнә шул ярату яшәтә инде үзен. Фидаиленең кадерләп торуы елыйсы килгән чакта да күз яшьләрен тыеп калырга булыша, ди ул. Әлфия Төркиянең бер клиникасында дәвалану уза. Хисамиевлар белән телефон аша аралашырга туры килде.

–  Хатыным үзе йөри алмый. 2015 елда аксаклый башлаган иде ул. Ул чакта кая гына барсак та, диагноз куя алмадылар. Күренмәгән табиб калмады. Аннары бөтенләй аяксыз калды. Хәзер инде куллары да тотмый, – ди ире.

2019 елда Әлфиягә Мәскәү табиблары «хәрәкәтләндерүче нейрон чире» дигән диагноз куя.

– Авырый башлагач, Казанда зур табибларга күрендем. Алар минем чирем хакында берни әйтә алмады. Көннән-көн начарайганымны аңлап, хәтта кайчак үзләренә күренгән өчен дә акча алмыйлар иде. Мин шуннан чыгып, аңладым: минем  хәлем яхшыдан түгел икән. Өметне өзмәскә тырышсам да булмады, – ди Әлфия. – Бик борчылып яши башладым. Ничек тә авыруны җиңәсем, аны бөтенләйгә онытасым килә иде. Тик булмады. Ашаудан калдым, 15 килога ябыктым. Күңел төшенкелегенә бирелдем. Табиблар да моны сизде. Алар, вакытында күреп алып, тиешле дарулар язды. Шулай итеп мин депрессиядән котылдым, үземне кулга алдым. Башка чара булмаганын аңладым. «Ничек бар шулай яшәргә» дигән уйга килдем. Элеккеге кебек була алмам инде. Әмма ничек тә яшисе иде. Бик тә гаиләм янында буласым килә.

Әлфиянең узган ел ахырында әтисе белән әнисе авырып китә. Аларда коронавирус табалар.

– Кышкы айларны бездә яши алар. Минем дә ис һәм тәм сизүем бетте. Мөгаен, авырганмындыр. Хастаханәгә җибәрмичә, әти белән әнине үзем карадым. Шуышып йөрсәм дә, икесенә дә система куя идем. Әллә шул чирнеке булды, әллә башка сәбәп, авырудан соң кулларым да тотмый башлады. Шуышып та йөри алмый башладым, – ди Әлфия.

Аяклар йөрмәсә дә, баштарак Әлфия, коляскага утырып, өйдәге бар эшне башкара торган була. 6 яшьлек нәни кызы бөтен эштә булыша. Әнисе өйрәтеп тора, бала ашарга әзерли. Хәзер Әлфия боларны да эшли алмый. Үзе киенә дә, хәтта чәчләрен дә тарый алмаска әйләнә.

Менә шуннан соң алар чит ил клиникасын эзли башлый. Әлфиянең чирен тулысынча дәвалап булмасын да беләләр. Әмма ничек тә туктатып торырга дип тырышалар. Нерв күзәнәкләренә башка зыян килмәсен өчен, дәвалану кирәклеге ачыклана. Ике клиникадан җавап килә. Хисамиевлар Төркияне сайлый.

Шөкер, мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән җыелган акчага алар чит илгә юл тота. Тик илдәге вазгыять аларга да кагыла. Доллар бәясе үзгәрү сәбәпле, дәвалану күбрәк акча түләргә туры килә. Әлегә алар кунакханәдә торып дәваланалар. Болай иткәндә, яшәү өчен түләү арзанга чыга икән. Озакламый Әлфиягә ярдәм итәрлек дару клиникага килеп җитәчәк. Аны 14 көн аласы һәм 14 көн ял итәсе. Клиникада ике атна яшәү 1 миллион 700 мең сумга төшә икән. Дару өчен 400 мең түләячәкләр. Дәвалану алты айга сузылачак.

– Бик зур суммалар сорыйлар шул. Төрле юлларын эзлибез. Даруны алып кайтып, үзебездә ясаучы булмасмы, дибез. Өметне өзмибез. Ничек тә авыруны җиңәргә дип яшибез, – ди Фидаил.

Әлфиянең ире – бик ипле кеше. Аның сабырлыгы сөйләшүендә үк сизелә.

– Әтидән кешелеклелек, әнидән түземлек алдык. Безне шулай үстерделәр. Мин хатыныма хәзер бик тә кирәк. Шуңа да кулдан килгәннең барысын да эшлим. Ул гына моңаймасын. Әле безнең матур көннәр алда, – ди ул.

Кызлары Азалия белән Сылуны үстереп кияүгә бирәселәре, Азаматны өйләндерәселәре бар әле аларның. Сабыйлар әниләрен көтә инде. Савыгып кайтасына ышаналар. Алар өчен туганнары да борчыла. Барысында да бер теләк: Әлфия апалары савыксын гына.

Хисамиевлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

89083 439068  телефон номерына беркетелгән Хисамиев Фидаил Фәһиметдин улы исемендәге Саклык банкы картасы: 4279 3806 3738 1106. 8908 349 04 10 телеофн номерына беркетелгән Әлфия Рифкать кызы исемендәге «Ак Барс» банкы картасы: 2200 5301 8402 2309.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү