Дмитрий Песков: «Сергей Шойгуның журналистлар белән аралашырга вакыты юк»

Россия оборона министры Сергей Шойгуның бик мәшәкатьле чагы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашырга аның вакыты юк. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән.

“Оборона министрының мәшәкатьле чагы икәнен аңлыйсыздыр. Махсус хәрби операция бара. Әлбәттә, хәзер аның журналистлар белән аралашу кайгысы юк”, – дигән Песков журналистларның, Шойгу нигә мәгълүмати киңлектән югалды, дигән соравына җавап итеп.

Песков, “Агентство” басмасының, янәсе, министрның сәламәтлеге какшап китү турындагы хәбәрен аңлатып үтүне сорагач: “Агентство”ны тыңларга кирәкми”, – дигән. Ул кызыксындырган сорауларга җавапны Оборона министрлыгыннан ачыкларга киңәш иткән.


Фикер өстәү