Дмитрий Песков: “Мәскәүгә пилотсыз очкычларның һөҗүме – Киевнең карарлар кабул итү үзәгенә һөҗүм итүебезгә җавап ул”

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, бүген – 30 майда пилотсыз очкычлар һөҗүме турында мәгълүматлар Владимир Путинга турыдан-туры җиткереп барылган. Песков әйтүенчә, Президент килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә халыкка мөрәҗәгать итүне әлегә планлаштырмый.

Дмитрий Песков фикеренчә, Оборона министрлыгының һәм төбәк хакимиятләренең гамәлләре уңышлы килеп чыккан. “Барысы да тиешенчә эшләде. Һава һөҗүменнән саклану системасы да әйбәт эшләде. Барыбызга да аңлашыла булса кирәк – биредә сүз Киевнең карарлар кабул итү үзәгенә бик нәтиҗәле һөҗүмебезгә карата Киев режимының җавап гамәлләре турында бара. Бу һөҗүм үткән якшәмбедә булды”, – дигән Кремль вәкиле.
Дмитрий Песков, журналистларның, Кремль Мәскәүнең сакланылышын ничегрәк бәяли, ниндидер өстәмә чаралар кирәкмиме икән, дигән соравыннан соң, бу сорауны Оборона министрлыгына юлларга кирәк, дигән.
Владимир Путин пилотсыз очкычлар һөҗүменә бәйле рәвештә халыкка мөрәҗәгать итүне планлаштырмый, дигән сорауга: “Хәзерге вакытта ниндидер махсус планнар юк. Шөкер, корбаннар юклыгын да беләбез. Хәзерге вакытта Мәскәүдә һәм Мәскәү янында яшәүчеләргә берни янамый”, – дигән Песков.
Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Мәскәүгә 8 пилотсыз очкыч һөҗүм иткән. 5се бәреп төшерелгән, 3се радиоэлектрон көрәш чаралары йогынтысында максатларын “югалткан”. Башкала мэры Сергей Собянин сүзләренә караганда, берничә йортка аз-маз гына зыян килгән.
“Ъ” мәгълүматларына караганда, Россия Тикшерү комитеты “Террорчылык, кешеләрне күпләп үтерү омтылышы, белә торып мөлкәтне юк итү яки аңа зыян китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатачак.


Фикер өстәү