Мобилизация мәсьәләләре буенча «кайнар линия»гә көненә 2000 шалтырату килә

Россиядә өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли. 22 сентябрьдән бирле Татарстан элемтә үзәгенә 11 меңнән артык шалтырату килгән.

Операторлар көненә уртача 2000 шалтырату кабул итә. Бу хакта журналистларга Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин әйтте.

–  22 сентябрьдә элемтә үзәге операторлары өлешчә мобилизация буенча сорауларга җавап бирә башлады. Көн саен 4000ләп сорау килә, шуларның яртысы – өлешчә мобилизация буенча. Моңарчы элемтә үзәгендә 20–30 оператор эшли иде. Шалтыратулар саны арту белән операторлар санын да арттырдык. Бүген Казан һәм Чаллыдагы ике мәйданчыкта барлыгы 71 оператор эшли. Аларның санын ихтыяҗга карап арттыра да, киметә дә алабыз. Элемтә үзәге тәүлек буе, тәнәфесләрсез һәм ялсыз эшли. Операторлар уртача ун секунд эчендә җавап бирә, – диде министрның беренче урынбасары.

Илья Начвин әйтүенчә, өлешчә мобилизация буенча җаваплар әзерлеге дә яхшыра. 22 сентябрьдә 60 җавап булса, бүген 212 сорауга җавап әзер, диде ул.

– Халыкны кызыксындырган сорауларга җаваплар көннән-көн күбәя. Әзер җавап булмаса, сорау безгә тапшырыла, без Федераль үзәккә җиткерәбез, алар аны Оборона министрлыгы белән берлектә эшләп бетерәләр. Соңыннан җавапны операторларга тапшырабыз, – диде Начвин.

Сораулар күбесенчә хатын-кызлардан, уллары, ирләре өчен борчылучы әниләрдән, хатыннардан килә икән. Студентлар әниләреннән дә күп шалтыратулар килә, диде министрның беренче урынбасары. Уллары чакырылырмы дип кызыксыналар. Чакырылучы егетләр мобилизация буенча кайбер нечкәлекләрне белү өчен шалтыраталар. Шулай ук, үзләре теләк белдереп, ничек чакырылырга дип шалтыратучылар да бар.

Өлешчә мобилизация буенча кызыксындырган сорауларга җавапны 122 номерына шалтыратып һәм «Объясняем.РФ» сайтыннан алырга була.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү