Тинчурин театры “Пушкин картасы» белән билет алучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйната

Тинчурин театры спектакльләренә «Пушкин картасы» белән билет алган тамашачылар арасында авиабилет, телефон, смарт-сәгать һәм пылесос уйнаталар. Әлеге акция 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моның өчен Тинчурин театры бинасында барган спектакльгә, экскурсиягә, мастер-класска Пушкин картасы белән билет алып, аның артына исем-фамилияне, телефон номерын язарга һәм театр фойесындагы махсус тартмага салырга кирәк.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов фикеренчә, яшьләрне «Пушкин картасы» белән театрга китерү – театрларның төп бурычларының берсе.

“Пушкин картасын гамәлгә кую театрларга зур бүләк һәм сынау булды. Чөнки яшьләрнең бер өлеше мәдәният белән кызыксынмый, театрга йөрми, хәтта карталарын теркәмәгән студентлар да байтак. Без хәзер мәдәнияткә битараф булган яшьләрне театрга җәлеп итү эшен алып барабыз. “Пушкин картасы» белән билет ал һәм бүләк от!” акциясе дә мәктәп укучыларын һәм студентларны театрга күбрәк китерү өчен эшләнә» -, диде ул.

Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов репертуарда мәктәп укучылары, студентлар аудиториясе өчен спектакльләр күп дигән фикердә. Мисал өчен яңа куелган “Беренче театр”, “Ядәч! Исемдә!”, “Асылкош”, “Хан кызы Турандык”, “Мәдинә” һәм башка спектакльләр яшь тамашачыларга аеруча кызыклы, дип саный ул.


Фикер өстәү