Татарстанда  яшьләр өчен 10 меңгә якын эш урыны бар

Республикада 70ләп студентлар хезмәт отряды исәпләнә. 2021 елда 10 меңгә якын кешегә эш урыны бар. Казанда Студентлар отрядлары көне уңаеннан «Яшьләргә – эш» республика яшьләр форумы узды.

Татарстан Милли китапханәсендә  узган форумда  студентлар  эш бирүчеләр белән   аралашты, төрле бәхәсләрдә катнашты.  «Кидспейс», «Талантлар университеты», «Работа России» кадрлар үзәге, «Kazan Express», «Макдоналдс», «Сбер» кебек эш бирүчеләр мәйданчыкларын студентлар урап алган иде.

– Эш эзләү турында уйланырга вакыттыр дип уйлыйм. Төнге сменада булса да, эшләргә риза. Тәҗрибә туплыйсым, мөмкинлекләремне сынап карыйсы килә, – ди Казан дәүләт медицина университетының фармацевтика бүлегендә  белем алучы  Гөлназ Бикчәнтәева.

Яшьләр арасында иң популяр мәйданчыклар – «Талантлар университеты», «Макдоналдс», «Kazan Express» кебек  эш бирүчеләрнеке.

– Кызыксынучы студентлар бик күп. Күбесенчә мәгълүмат технологияләре, бухгалтерия, маркетинг белән бәйле вакансияләрне сайлыйлар. Эшкә урнашыр алдыннан башта телефон аша  әңгәмә узалар, аннан җитәкче белән онлайн очрашалар, – диде «KazanExpress» компаниясе вәкиле Зилә.

Проблема яшьләрнең кайда нинди мөмкинлекләр барлыгын белмәвендә икән.

– Предприятиеләрдә вакансияләр бар. Тик яшьләр моны белми. Узган ел студентлар отрядлары белән эшли башладык, шуннан соң яшьләр тартылды, – диделәр очрашуда.

Дискуссия барышында студентлар отрядларыннан үсмерләр белән эшли алырлык остазлар әзерләү идеясе дә тәкъдим ителде.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгече Лилия Рәхимҗанова фикеренчә, балаларны әти-әниләре теләге буенча түгел, үзләре теләгән вакытта эшкә җәлеп итәргә кирәк.

«Хәзерге заман яшьләренең омтылышлары зур. Алар үзләренең киләчәге өчен көч куярга, үз мөмкинлекләре белән танышырга тели. Бу эштә аларга терәк булырга кирәк», – диде ул.

Соңыннан форумда 2020 елда Татарстанда  яшьләрне эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру буенча проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә  ясадылар һәм  алга таба юнәлешләрне билгеләделәр.

Тырыш яшьләр бүләксез дә калмады. «Гран-при – 2020: елның иң яхшы студентлар хезмәт отряды» номинациясендә Казан дәүләт энергетика университетының «Тесла» студентлар отрядлары штабы җиңүче булды. Алар диплом һәм 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. «Комиссарлык эшчәнлеге буенча елның иң яхшы хезмәт отряды» дип Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтындагы «Астероид» проводниклар студентлар отряды табылды. «Югары белем бирү оешмасының иң яхшы штабы» номинациясендә Казан дәүләт медицина университетының «Эскулап» студентлар отряды штабы, «Урта һөнәри белем бирү оешмасының иң яхшы штабы» номинациясендә Казан халыкара сервис көллиятенең студентлар отрядлары штабы җиңде.

Шулай ук, студентлар отрядларының иң яхшы командирларын, комиссарларын, белгечләрен бүләкләделәр.

– Студентларның хезмәт отрядлары –  безнең горурлыгыбыз. Меңләгән яшьләр ел саен аларга кушыла, әлеге мәктәпне уза. Монда күнекмәләр алып, хезмәт базарында көндәшлеккә  сәләтлерәк булалар,  – диде Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Татарстан  хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова  да үз фикерләре белән уртаклашты.

– Озак вакытлар социаль яклау өлкәсендә эшләп, студентлар хезмәт отрядында катнашуның, проводник булып эшләүнең  төрле кешеләр белән аралашу өчен зур бер тәҗрибә булганын аңладым. Пассажирлар белән аралашу миңа эшемдә бик булышты, – диде.

                                                                                                 Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү