Әмирхан Еникинең «Җиз кыңгырау» әсәренә штрихлар: язучы ни өчен әдәбияттан китәргә мәҗбүр булган?

Әдәбиятның йөз аклыгы дип йөртәләр ул әдипне. «Әйтелмәгән Васыят»е, «Матурлык», «Туган туфрак», «Кем җырлады?» әсәрләре өчен генә түгел, режимнан өстен булуы, яраклашуны кабул итә алмыйча әдәбияттан китеп торганы өчен дә. Бүген без Әмирхан Еникиның «Җиз кыңгырау» хикәя-истәлегенә тукталдык. Чөнки ул – әдипнең нәселенә кагылган автобиографик әсәр, андагы җиз кыңгырау безне үткәннәрдән бүгенгә тоташтыручы, сискәндерүче cимвол, Хәтер. Әсәрнең язылу тарихы нинди, прототипларның язмышы ничек булып бетә, җиз кыңгырау һәм башка гаилә Ядкәрләре бүген ни хәлдә? Язучының кызы, табиб-фтизиатр Флера Карташева әнә шул сорауларга ачыклык кертте.

 «Озын гомер теләп Коръән багышлыйм»

– Еникиләр – бик борынгы нәсел. Аның башлангычы Алтын Урда морзаларына барып тоташа. Безнең нәсел шәҗәрәсен бабам Нигъмәтҗан Еникеев төзи башлаган. Менә шул шәҗәрә нигезендә миңа морзалык шаһәдәтнамәсе тапшырдылар.

Әти Каргалы авылында дөньяга килгән. Аның атасы 18 яшендә Хәдичә исемле ятим калган кызга өйләнгән. Аларның балалары бер-ике яше тулыр-тулмас вафат була. Шулай итеп тугыз бала бер-бер артлы җан бирә. Мин хәзер нишләп бу хакта әтидән сорашмаганмын соң дип үкенәм. Табиб буларак, әбинең күкрәк сөте җитмәгәнгә сабыйларны сыер сөтенә күчереп, дизентерия эләктермәделәрме икән дигән фаразым бар. Әти унынчы бала булып дөньяга килә. Ул һәм аннан соң туган Илдархан озын гомерле була.

«Тарихчылар мине Куприн белән бер нәселдән дип әйттеләр. Гәрчә моңа кадәр Купринның татарлардан чыккан кеше икәнен дә белә идем. Ләкин бервакытта да Чехов, Буниннар белән бер дәрәҗәдәге язучы белән безнең тамырлар каядыр тоташа дип башыма да килгәне юк иде. Аны менә тарихчыларыбыз казып чыгардылар. Купринның әнисе ягыннан чыгышы безнең тармакка барып тоташа икән. Нәрсә дип әйтим. Мин аңа каршы түгел». (Әмирхан Еники)

Әти туарга бер ел кала бабай ярминкәгә бара. Анда ул Коръән сатып ала. Бу Коръәнгә бабай мондый юллар яза: «Бән морза Нигъмәтҗан Әхмәтҗан углы Еникеев алдым ышбу кәләм шәрифне 1908 елда 28 гыйнварда Эткол ярминкәсендә. Баһасы 65 тиен көмеш һәм ушандук кәләми шәрифне 1909 елда 16 февральдә пәнҗишәмбә көн дөньяга килмеш углым Әмирханга һибә кылып бирдем. Алла Тәгаләдән озын гомер, бәхет һәм тәүфыйк сорап ышбу әл-мөсхаф шәрифне хәтме көтеп кылырга насыйп итсен иде. Амин». Әлеге кадерле ядкәр хәзер әти яшәгән йортта саклана.

Әти үзе дә бик озак йөреп китә алмаган. Ике яшь тулар алдыннан баланы җылы суга утыртып калдыралар да, әби белән бабай мунчага кереп китә. Чыккан төшләренә, бала таздан чыккан да, өй буенча йөреп киткән.

Әтигә 3 яшь тулгач, гаилә Каргалыдан Дәүләкәнгә күченә. Ул – тимер юлы булган, татар, башкорт, немец, урыслар яшәгән зур бистә. Бабай нигездә сәүдә белән шөгыльләнә, башкортлардан тире сатып алып аны Уфа, Самара ярминкәләренә алып барып сата.

Әтинең 95 еллыгын билгеләп үткән елны без Татарстаннан кечкенә генә делегация булып Дәүләкәнгә бардык. Шул вакытта Башкортстан хакимияте кешеләре әти яшәгән йортта музей оештыру ниятләре барлыгы турында сөйләделәр. Ул вакытта әлеге йортта бер карчык яши иде, аны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгәч, музей оешыр, диделәр. Әмма бу ният гамәлгә ашмый калды. Шулай да Дәүләкәндәге туган якны өйрәнү музеенда Әмирхан Еники шәхесенә зур урын бирелгән. Каргалы мәктәбендә дә аның почмагы бар.

Җиз кыңгырау

– Бу – һичшиксез автобиографик әсәр. Дөрес, әти анда үзен Әхмәтҗан дип бирә, тутакайлар, бабакайлар исә барысы да – үз исемендә.

«Әсәрләремдә исә күргән яки ишеткән вакыйга ята. Мин 1925 елларда беркадәр әдәбиятка керә башлаган кеше идем. Ләкин бер аягым белән керсәм, икенче аягым белән керә алмый калдым. Чөнки 30 нчы елларның башларында бик нык үзгәрде әдәбият-сәнгать дөньясындагы хәлләр, сәясәт, атмосфера. Мин кинәт булган үзгәрешкә тиз генә яраклаша алмадым. Әдәбияттан китәргә мәҗбүр булдым. (Әмирхан Еники)

Әсәрнең төп каһарманнарының берсе – Нигъмәтулланың язмышы аянычлы. «Җиз кыңгырау» хикәясен искә төшерик әле. Анда Әхмәтҗан Каргалы авылына Нәгъмәтулла дәдәкәйгә кунакка килеп төшә. Аннан соң алар тарантаска утырып туйга китәләр. Бездә хәзер гаилә ядкәре булып сакланган кыңгырау нәкъ менә шул тарантасның дугасына эленгән була инде. Нигъмәтулла дәдәкәйнең хатыны Мәдинә апа аны әтигә бүләк итеп бирә.

Нигъмәтулла дәдәкәйне кызу канлы кеше дип сөйләгәннәре истә калган. Көчле, үз аягында нык басып торган, чын мәгънәсендә җир хуҗасы. Ул ялчылар тотмаган, үзләре чәчкән, үзләре урган. Аның өлкән кызы Зөләйха  бик чибәр кыз иде. Мин аның белән Мәскәүдә якыннан таныштым. Әти аны бик яратып, чибәр, озын буйлы кыз иде дип тасвирлый. Бу гаиләгә зур сынаулар коллективлаштыру елларында килә. Ул вакытларда Каргалы авылы икегә бүленә. Бер ягы совет властена каршы күтәрелә, икенчеләре үзгәрешләрне хуплап каршы ала. Нәселнең аксакалы Гыйниятулла Терегулов колхозга керергә ашыкмаска дигән фикерен әйтә. Шул сүзне җиткерү өчен җитәкчеләргә илче булып Нигъмәтулла җибәрелә. Гәрчә бунтта катнашмаса да, берничә елдан соң аны кулга алалар һәм өченче көнне атып та үтерәләр. Ә бу вакытларда  кызы Зөләйха Уфада укый. Җиткән кызга күп кенә егетләрнең күзе төшә. Ул аларның тәкъдимнәрен кире кага. Шактый еллар узгач, Зөләйха апа, әтинең башына мин җиттем, дип сөйләде. Кире кагылган егетләрнең берсе Нигъмәтулла агайның башына җиткән булса кирәк.

Мәдинә апа озын гомер кичерде. Зөләйханың да тормышы түгәрәк булды, кияүгә чыкты, кыз һәм ул үстерделәр. Картлыгында Зөләйха апа улында, Казахстанда яшәде, шунда бакыйлыкка  күчте. Иң аянычы – бу Советлар иле таркалган еллар булып, кызы анасын соңгы юлга озатуда катнаша алмады. Ана – Казахстанда, кызы Россиядә калды. Әти күпме тырышып караса да, ярдәм итә алмады. Хикәя прототипларының кыскача язмышы әнә шулай.

Гөлфия Гайнуллина, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты:

– Әмирхан ага җиз кыңгырау белән 14 яшендә очраша. Җиз кыңгырау образын бөтен иҗатында символик рәвештә файдалана. Җиз кыңгырау аның «Шаяру» хикәясендә, «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда урын ала. Туфан Миңнуллин да бу турыда әйтә. Җиз кыңгырауны укыган вакытта әнә шул Нигъмәтулла агайның тарантасына утырып урамнар үтәсе, Абзаннан үтәсе, шул туйларны бер күрәсе иде, ди. Шул кадәр җылы һәм җанлы тасвирланган вакыйгалар бит, ди. Җиз кыңгырау Әмирхан Еникиның яшьлеге символы ул. Иң мөһиме – мәхәббәт символы. Әмирхан Еники – мәхәббәт җырчысы. Ул гаиләгә, туган халкына, туган җиргә мәхәббәтне иң югары дәрәҗәгә күтәргән әдипләребезнең берсе. Һәм шушы мәхәббәтне васыять итеп калдырган әдип.

Лирон Хәмидуллин, язучы:

– Әмирхан Еники иҗаты белән Казанга килгәнче үк таныш идем инде. Бигрәк тә аның «Йөрәк сере», «Туган туфрак» хикәясе тәэсир итте. Без – Орск яшьләре Мулланур Вахитов исемендәге китапханәгә бик яратып йөрдек. Анда бергәләп кичәләр, укулар уздыра идек. Казанга 1961 елда килдем һәм танышкан кешеләремнең берсе – Хәсән Сарьян булды. Аның җәмәгате Еникилар нәселеннән икән. Минем исә хыялым – Әмирхан ага Еники белән танышу иде. Шулай итеп Хәсән Сарьян гаиләсендә мин Әмирхан ага, Нурихан Фәттах белән таныштым. Тора-бара алар белән бакча күршеләре дә булып киттек. Шулай акрынлап кына Әмирхан Еники турында фотоальбомга материал тупланды. Биредә биографик мизгелләр үзе сөйләгәннәрдән һәм язганнардан таянып торгызылды. Аларның рус язучысы Александр Куприн белән бер нәселдән чыгуы ачыкланды.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү