Суыкта чәч тиз майланмасын өчен нишләргә?

Суыкта чәчләр бик тиз майлана. Моның сәбәбе баш киеме киеп йөрүгә генә дә бәйле түгел. Кышын чәчнең юмас борын ук майланып китүе җылылык батареяләренең һаваны корыландыруына бәйле. Табиб-трихологлар әйтүенчә, нәкъ менә шуның аркасында май бизләре көчлерәк эшләп, чәч структурасын саклау өчен күбрәк май бүлеп чыгара. Ә инде башлык киеп куйгач, баш тирли. Нәтиҗәдә бөдрәләр, күпереп торган чәчләр юкка чыга.

Әмма суыкта башлык кимичә йөрү дә эш түгел. Салкында чәчләр, туңып, дымны тизрәк югалта. Шуның аркасында алар сүскә охшап кала. Өстәвенә баш тиресендәге кан тамырлары тараю сәбәпле чәч суганчаларында кан әйләнеше, матдәләр алмашы бозыла. Нәтиҗәдә чәч начар үсә, коела башлый.
Шуңа күрә кышын баш киемен кимичә йөрергә ярамый. Әмма ул артык калын булмаска, башны кысып тормаска тиеш. Башлык, берет, капюшон, шарф, яулыкларның иркенрәк булуы кирәк, ягъни. Гүзәл затларга озын чәчләрен кием астына яшереп кую әйбәт. Юкса чәч очлары катламланачак.
Ә инде бөдрәләр, “укладка” озаграк саклансын өчен чәч төпләрен күпертеп, “куеландырып” җибәрә торган средство (әйтик, “термозащитный спрей”) куллану әйбәт.
Елның суык вакытында башны гадәттәгедән ешрак юмаска (атнасына 1-3 тапкырдан арттырмаска), чәчләрдән саклагыч май элпәсен бетереп, май бизләрен көчлерәк эшләтеп җибәрүгә китерердәй агрессив юу средстволары (селтеле сабын, майлы чәчләр өчен шампунь) кулланмаска тырышыгыз.
Шампунь-бальзамнарның “для ослабленных волос” дигәнен сайлагыз. Алар чәч структурасына саграк, йомшаграк йогынты ясый һәм аны ныгыта.
Чәчегез буялган икән, буявы юылып төшүгә комачаулардай махсус средстволардан да файдаланыгыз.


Фикер өстәү