Чәч турында 5 сорауга ҖАВАП

Яшерен-батырын түгел, чәчләребез – матурлык кына түгел, сәламәтлек билгесе дә. Алар матур һәм сау-сәламәт булсын өчен ни эшләргә? Бүген укучыларыбызны кызыксындырган иң төп сорауларга җавап табарга булдык. Сорауларга табиб-трихолог Елена Маркова җавап бирә

  1. Чәч коелудан ничек котылырга?

Күпчелек очракта чәчләр тышкы факторлар нәтиҗәсендә түгел, ә эчке проблемалар йогынтысында коела. Шулай да, чәчләр күп коела икән, шампуньны алыштырып карарга, кан йөреше яхшырсын өчен баш тиресенә массаж ясарга була. Бу очракта кондиционер, маскалар кулланмагыз. Кимеп баручы ай фазасында чәчләрне кистерү дә чәч коелудан коткара ала.

  1. Чәчләрне никадәр еш кистерергә кирәк?

Чәчләрен үстерергә теләүчеләр, аларның очы тигез булсын һәм икеләнмәсен өчен, һәр 3 ай саен кистереп торырга тиеш. Чәч озынлыгын уртача зурлыкта тотарга һәм гел бер формада йөртергә теләгәннәргә ай ярымнан соң кабат чәчтарашханәгә барырга киңәш ителә.

  1. Хатын-кызга ир-ат шампуне белән чәч юарга ярыймы?

Ярый гына түгел, кирәк тә. Ир-атлар өчен чыгарылган шампуньнарда артык силиконнар һәм дым бирүче матдәләр булмый. Гомумән, шампунь сайлауны составын өйрәнүдән башлагыз. Иң элек интернеттан чәчләр өчен зарарлы кушылмалар белән танышыгыз, аеруча зарарлыларын язып алыгыз.

  1. Өй шартларында чәчләрне ничек тәрбияләп була?

Өй шартларында тәрбияләнгән чәчләр дә салоннарда матурайтылганнан әллә ни аерылмый. Аптекадан капсулада сатыла торган А һәм Е витаминнарын чәчләр өчен маскага, тәнгә сөртә торган кремнарга кушып кулланырга була.

  1. Баш тиресе дә тәрбиягә мохтаҗмы?

Һичшиксез мохтаҗ! Кыш һәм җәй көннәрендә аңа аеруча игътибарлы булырга кирәк. Баш тиресен тышкы факторлардан саклау өчен махсус чаралар – косметик кремнар, спрей яки майлар кулланырга мөмкин. Иң җайлысы спрей, билгеле. Ул текстурасы һәм тигез җәелүе белән уңайлы.


Фикер өстәү