Казанда үлем-китем очраклары арткан

Казанда бер ел эчендә үлем-китем күрсәткече өчтән бер өлешкә арткан. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары – министрлыкның Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков әйтүенчә, 2020 елда үлем-китем 1 мең кешегә 12,6 күрсәткечен (2019 елда – 9,8) тәшкил иткән.
Бер ел эчендә Казан поликлиникалары 7,3 миллион кешене кабул иткән, хастаханәләрдә 118 мең сырхауга медицина ярдәме күрсәтелгән. Коронавирус инфекциясен йоктыручыларны дәвалау өчен 13 медицина учреждениесе инфекцион госпитальләр итеп үзгәртелгән (2248 ятак-урынга).
Моңа кадәр узган елда Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча оештырылган инфекцион госпиталендә 13 мең кешенең коронавирус һәм ОРВИдан дәваланганлыгы турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү