Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясен 998 кеше йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясен 998 кеше йоктырган. Шунысы да бар: авыручыларның 98 проценты чирне җиңел, кискен билгеләрсез генә уздыра. Шулай да җиңел дип кенә чирдән котылмадык әле. Белгечләр республикадагы вазгыятькә бәя бирде.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, авыручылар саны бер меңгә якынлашса да, республикада өстәмә чикләү чаралары кертергә җыенмыйлар. Киңәш буларак тәкъдим ителгәннәре дә, гамәлдә булган чаралар да вазгыятьне кулдан ычкындырмаска мөмкинлек бирә.

Моннан тыш республикада кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән чирләүчеләр дә арткан. «19 процентка арту күзәтелә. Бу – көтелгән, сезонлы күтәрелеш. Грипп очраклары юк. Хәзер гриппка һәм коронавируска каршы вакцина ясату өчен менә дигән вакыт. Грипп очраклары, гадәттә, октябрь урталарында, ноябрь аенда теркәлә башлый», – дип аңлатты Любовь Авдонина.

Вакцинациягә бәйле санлы мәгълүматларны Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков җиткерде. Белгеч әйтүенчә, хәзерге көндә Татарстанда коронавируска каршы вакцинаның беренче компонентын 2734119 кеше алган. Ревакцинацияне 1,45 млн кеше узарга тиеш. Гомумән алганда, республикада прививка ясату кампаниясе башланганнан бирле республикага 3271353 доза коронавируска каршы вакцина кайтарылган.

Сүз уңаеннан, Татарстанда балалар өчен «Спутник М» вакцинасының 75 проценты кулланылган. Владимир Жаворонков әйтүенчә, 12–17 яшьлекләр өчен 8720 доза вакцина кайтартылган иде. Республикада бу яшь аралыгындагы 193 меңләп бала яши.

Вакцинация күрсәткечләре белгечләрне канәгатьләндерми. Моңа карамастан, мобиль вакцинация пунктларын арттыру нияте юк. Хәер, моңа ихтыяҗ да сизелми.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, Казанда коронавируска каршы прививканы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ясатырга мөмкинлек бар. «Минемчә, без – Россиядә бердәнбер шундый төбәктер. Вакцина ясатырга килсеннәр генә. 7 нче шәһәр хастаханәсендә тәүлек буе кабул итәләр», – дип искәртте белгеч.

САН

«Стопкоронавирус.рф» сайты китергән мәгълүматларга караганда, Россиядә узган тәүлектә 59035 кеше коронавирус йоктырган. 110 кеше үлгән. 4178 кешене хастаханәгә салганнар. 50 меңнән артык кеше чирдән дәваланып чыккан.


Фикер өстәү