ОРВИ вакытында коронавирусны дәвалый торган дарулар эчү зыян китерә

Узган тәүлектә республикада Covid-19 авыруының 39 яңа очрагы теркәлде. Авыручыларның 4е хастаханәләргә салынган, калганнары өйдә дәвалана. Вирус таралганнан бирле Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 7731гә җитеп, шуның 6652 е савыккан.  16 октябрьгә әлеге чирдән вафат булучылар саны  94кә җитте.

–  Авыручылар көннән-көн арта бара. Иң зур саннарны 4-5 майда күзәткән идек. Ул вакытта авыручылар 102 – 105кә җитте. Әлегә ковидлыларның артуы күренсә дә, республикада ниндидер яңа чикләүләр кертелмәячәк. Бары тик элек булганнарны үтәргә кирәк. Калганы халыкның үзеннән тора, – ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Журналистлар белән очрашуда иң гади саклык таләпләре: битлек кию, социаль араны саклау, дезинфекция чараларын куллану турында кат-кат әйттеләр. Вакцина ясату кирәклеген дә искә төшерделәр. Авдонина әйтүенчә, эш урыннарында иминлек мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Бакча-мәктәпләрдәге вазгыятьне дә күз уңыннан ычкындырмыйлар. Татарстанда 390 бала укыган 16 сыйныф карантинга ябылган. Шуларның 14 е – Казан, 2се – Түбән Кама мәктәпләрендә. Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонковтан социаль челтәрләрдә укытучыларның үлеме турындагы хәбәрләргә аңлатма сорадылар. Аның җавабы исә мондыйрак булды: вафат булучыларны һөнәрләре буенча санап бармыйлар.

Балаларын спорт мәктәпләренә түгәрәкләргә йөртүчеләр үзләрен чишенү бүлмәсенә кертмәүдән зарлана. Любовь Авдонина сүзләренә караганда, белем бирү оешмалары дөрес эшли. Шулай кирәк тә.

–  Бу – күптәнге таләп. Гади мәктәпме, спортныкы, музыканыкымы – әти-әниләр эчкә керми. Баланы озатып җибәрәләр, үзләре көтеп торырга тиеш. Без моны укучыларның сәламәтлеген саклар өчен эшлибез, – диде ул.

Читтән кайтучыларны да тикшерү дәвам итә. 51 мең 815 кешедән 850се тикшерү узмаган яки аның нәтиҗәсе турында хәбәр итмәгән. Әлегә андыйларга карата 93 беркетмә төзелгән, 28енә карата суд карары чыгарылган. Аларга 267 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. «Бер атна эчендә читтән кертелгән очраклар артты, мин биредә Россия һәм Төркия курортларыннан инфекция йоктырып кайтучыларны күздә тотам. Андыйлар бүген – 37, барысы да – олылар», – диде Авдонина.  Краснодар краеннан – 14, Кырымнан – 9, Ставрополь краеннан – 1, Төркиядән 13 кеше Татарстанга коронавирус йоктырып кайткан.

Яхшы хәбәрләргә килгәндә, Татарстанга гриппка каршы вакцинаның балаларга дигәне кайтып җиткән.

–  Балалар өчен барлыгы 142 мең 565 вакцина кайтты. Аларны мәктәпләр һәм балалар бакчаларына таратып чыкканнар. 20 – 22 октябрь көннәрендә олылар өчен дә вакцина кайтып җитәчәк. Прививка ясатырга җыенган хезмәт коллективларына поликлиникага да барып йөрергә кирәкми. Әгәр теләк белдерүчеләрнең саны 15кә җитә икән, махсус бригадалар, үзләре килеп, вакцина ясап китә, – диде Владимир Жаворонков.

Вакцина димәктән, министр урынбасары дару кулланганда сак булырга киңәш итте. Аның сүзләренә караганда, ОРВИ вакытында Covid-19дан ярдәм итәргә тиешле дару эчү зыян да салырга мөмкин. Жаворонков әйтүенчә, нинди генә дару булмасын, башта аның кабында ниләр язылганны укырга, табиб әйткәнне тыңларга кирәк. Кыскасы, һәр нәрсәнең чамасы бар. Хәзерге вакытта бигрәк тә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү