Татарстанда халыкның 34 проценты гриппка каршы прививка ясаткан

Татарстанда ОРВИ йоктыручылар да, коронавирус белән авыручылар да кимегән. Грипп белән авыруның исә әлегә бер генә очрагы да теркәлмәгән. Бер атна эчендә республикадагы эпидемиологик вазгыять әнә шулай үзгәргән. Әмма белгечләр, октябрь азагы – ноябрь башында вируслы авырулар йоктыручылар саны кисәк артырга мөмкин, дип фаразлый. Шуңа күрә алдан аяк киенә башларга киңәш итәләр.

Республикада коронавирус белән авыручылар саны икенче атна рәттән кими бара. Узган атнада алар 9 процентка кимегән. Бу хакта журналистларга Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

– Бер атна эчендә Татарстанда коронавирус йоктыруның 389 яңа очрагы теркәлде. Ковид әле дә күбрәк ОРВИ рәвешендә яки бернинди билгеләрсез генә уза. Соңгы арада коронавирустан хастаханәгә ятып дәваланучылар саны да кими башлады. Узган атнада чир йоктыручыларның 30 процентын дәвалау оешмасына салган булсалар, аннан алдагы атнада бу күрсәткеч 35 процентны тәшкил итә иде, – дип ачыклык кертте белгеч. Сүз уңаеннан, быел республикада 14965 кеше коронавирус белән авырган.

Республикада ОРВИ белән авыручылар да кими төшкән. Гриппның исә әлегә бер генә очрагы да теркәлмәгән. Әмма бу тынычланырга кирәк дигән сүз түгел, ди белгечләр. Любовь Авдонина, грипп белән авыручылар саны октябрь ахыры – ноябрь башында артыр, дип фаразлый. Узган ел республикада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 7 ноябрьдә арта башлаган.

– Быел республикада барлыгы 2411000 кешегә гриппка каршы вакцина ясалыр дип көтелә.  Бу – республика халкының 60 проценты дигән сүз. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 34 процентны тәшкил итә, – ди  Любовь Авдонина. – Кызганыч, әлегә өлкән яшьтәгеләр, хроник авырулары булган кешеләр, студентлар арасында прививка ясатучылар бик аз. Бу эшне якын арада башкарырга тырышсыннар иде. Бигрәк тә студентлар. Алар бик актив. Укудан тыш төрле җирләрдә эшлиләр, кеше күп булган урыннарда йөриләр. Шуңа күрә аларга сәламәтлекне алдан кайгыртырга кирәк.

Сүз уңаеннан, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бу көннәрдә коронавирусны дәвалауга булган тәкъдимнәрне яңартты. Анда, хәзер коронавирус сезонлы авыру гына булып кала, диелә. Аның билгеләре ОРВИ вакытында күзәтелгәннәре белән охшаш. Авыру кешенең температурасы күтәрелә, коры ютәл күзәтелә, ул тиз арый, күкрәк читлеге авырта. Моннан тыш тамак авыртырга, күз кабагы ялкынсынырга, борынга томау төшү, ис һәм тәм сизмәү кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин.

Яңартылган документка ковидны дәвалаганда куллану өчен 13 төрле яңа дару исеме дә өстәлгән. Тәкъдимнәр рәтенә 6–11 яшьлек балаларга ясалырга тиешле «Гам-КОВИД-Вак-Д» вакцинасы да кертелгән.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү