Табиб: Грипптан соң ике-өч атна узгач прививка ясатырга була

Грипп яки ОРВИ коронавируска каршы прививка ясатудан баш тарту өчен сәбәп түгел. Кискен авырудан соң ике-өч атна узгач, ковидка каршы прививка ясатырга була.

«Быел грипп сезоны иртә башланды. Августта ук авыруның беренче очраклары булды, сентябрьдә дә авыручылар саны арта. Димәк, гриппка каршы прививканы һичшиксез ясатырга кирәк, бу бигрәк тә риск төркеменә керүчеләргә, балаларга, шулай ук ковид белән авырып алган кешеләргә кагыла. Шул ук вакытта ОРВИ яки грипп белән авыру ковидка каршы вакцина ясатудан баш тарту өчен сәбәп була алмый», — диде Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директор урынбасары Александр Горелов.

Эксперт әйткәнчә, грипп яки ковид белән авыру организм өчен көчле иммун стресс булырга мөмкин. «Нәтиҗәдә, бу инфекцияне кичергән кешеләр башка авыруларга сизгеррәк була һәм аларны авыррак уздыра», — дип яза белгеч сүзләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы.

Александр Горелов кешеләрне ковидтан да, грипптан да прививка ясатырга өндәде. «Иң нәтиҗәле саклану алымы — вакцинация. Прививкалар арасында кимендә ике ай вакыт узарга тиеш. Димәк, хәзер коронавируска каршы прививка ясатырга, вакцинациянең тулы курсы беткәч бер ай көтәргә һәм грипптан прививка ясатырга мөмкин. Грипп белән авыручылар гадәттә көз ахырында арта, шуңа күрә вакцинацияне хәзер башласаң, эпидемиологик күтәрелешкә кадәр сакланырга була», — диде ул.


Фикер өстәү