Коронавирус белән авыручылар кимүен фаразлыйлар

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны язга узган җәйдәге күрсәткечләргә кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итте Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең фәнни-тикшеренү институтының эпидемиология үзәге директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясенең әгъзасы Александр Горелов.

«Без коронавирус белән авыручылар саны язга узган җәйдәге күрсәткечләргә кадәр төшәргә тиеш дип өметләнәбез», — диде Горелов.

Вазгыять тотрыклану өчен билгеле вакыт кирәк булачак, диде ул. Аның дәвамлылыгы һәр кешенең саклык чараларын җаваплы үтәвенә бәйле булачак.

Элегрәк Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең фәнни-тикшеренү институтының эпидемиология үзәге директорының клиник-аналитика эше буенча урынбасары Наталья Пшеничная Россиядә коронавирус белән авыруның иң югары ноктасында тәүлегенә чир йоктыруның 20 мең яңа очрагы булырга һәм шуннан соң вазгыять тотрыклана башларга мөмкин дип хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү