Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 32 процентка кимегән

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны инде өченче атна кими. Бу атнада, әйтик, әлеге күрсәткеч 32 процентны тәшкил итә. Шулай да табиблар игътибарлы булырга һәм көзге чорда аеруча сакланырга киңәш итә. ОРВИ һәм грипп турында да онытырга ярамый. Республикада вакцина җитәрлек. Ковид хастаханәләрендә исә урыннар 11 процентка бушаган.

Узган тәүлектә Татарстанда 245 кешедә коронавирус барлыгы ачыкланган. Авыру гадәттә ОРВИ рәвешендә уза. Авыру йоктыручыларның 95 процентында «Омикрон» штаммы ачыкланган. Сихәтләнүчеләр күбрәк: андыйлар 587 кеше. Табиблар балаларга аерым игътибар бирә. Һәр иртә мәктәпкә кергәндә укучыларның температураларын үлчиләр, ОРВИ билгеләре булу-булмавын тикшерәләр. Әйтик, узган тәүлектә генә 142 укучыны өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Уку елы башланганнан бирле 5873 балада авыру билгесе табылган. Чагыштыру өчен, узган елның 14 октябрендә әлеге күрсәткеч 13654 булган. Монысы да хәлләрнең кай якка баруын чамаларга мөмкинлек бирә.

Әмма белгечләр сакланырга киңәш итә. Көзге чорда бигрәк тә. Әлбәттә инде, вакцинация турында онытмаска кушалар. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков вазгыятьне чамалау өчен ике санны аерым телгә алды. Әйтик, 14 апрельдә республикада беренче мәртәбә вакцинация узган 1 млн 926 мең кеше теркәлгән. Ярты елдан соң, ягъни 14 октябрьдә аларның 525 меңе генә икенче тапкыр прививка ясаткан. Ә калганнары?

Владимир Жаворонков та, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина да республикада вакцина җитәрлек икәнен әйтә. Быел бездә 2,4 млн чамасы кешегә гриппка каршы прививка ясарга ниятләп торалар. Даруның яртысыннан артыгы кайткан инде. Татарстанда әлегә грипп белән авыручылар теркәлмәгән. Узган ел исә беренче очрак 25 октябрьдә ачыкланган. Сүз уңаеннан, грипп һәм коронавируска каршы прививкаларның икесен дә бер көнне ясатырга мөмкин.


Фикер өстәү