Татарстанда талпан кадалудан зыян күрүчеләр саны арткан. Медицина оешмаларына шул сәбәп белән барлыгы 10 меңләп кеше мөрәҗәгать иткән. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу – 2021 ел күрсәткеченнән 1,6 тапкыр артыграк дигән сүз. Мөрәҗәгатьләрнең иң күбе – Казан (2215) һәм Чаллыда (1440).
Искәртеп узабыз: талпаннарның активлык чоры апрель һәм октябрь айларына туры килә. Талпан кадалса, аны алу, вируслы энцефалитка тикшерү өчен, кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди белгечләр.