Татарстанда талпан кадалудан зыян күрүчеләр саны кискен арткан

Татарстан талпан кадалуга бәйле рәвештә табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны иң зур булган төбәкләр исемлегенә эләккән. Бу хакта РБК хәбәр итә.

“СберЗдоровье” үткәргән тикшеренү мәгълүматларына караганда, Россиядә апрель азагыннан май азагына кадәр талпан кадалу очраклары тузган елның шушы ук чорындагыга караганда 18 процентка күбрәк теркәлгән.

Шулай ук Мәскәүдә, Мәскәү яны, Санкт-Петербург, Краснодар, Пермь һәм Красноярск крайлары, Самара, Чиләбе өлкәләрендә яшәүчеләрдән дә талпан кадалуга зарланучылар күп икән.
Татарстанда 8нче майда гына да 475 кеше талпаннан зыян күргән.


Фикер өстәү