Белгечләр сентябрь белән октябрь айларында талпаннар котыруы турында кисәтә

Яздан бирле Татарстан сырхауханәләренә талпан кадалуга бәйле рәвештә 8640 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу сан узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда –  60, күпьеллык уртача күрсәткечтән 19,3 процентка артыграк. Роспотребнадзор идарәсе хәбәренә караганда, талпан кадалуның иң күп очраклары Казанда (2215), Чаллы (1440), Әлмәттә (776) теркәлгән. Апастан кала, барлык районнарда талпан кадалу очраклары бар.

Быел белгечләр кешеләрнең тәненнән «салдырып» алынган 2014 талпанга тикшеренү уздырган. 646сында талпан боррелиозы табылган.  Бу – тән тиресен, буыннар, йөрәк һәм нерв системасына «сугучы» хәтәр бактерия. Вакытында дәваланмаганда, инвалидлыкка да китерергә мөмкин. Тагын да куркынычрагы – баш мие ялкынсынуын барлыкка китерүче вируслы энцефалит табылмаган. Шулай ук тышкы мохиттәге 80 талпан да тикшерелгән.  Боларының тугызында талпан боррелиозы булуы ачыкланган.

Роспотребнадзор идарәсе белгечләре кисәткәнчә, талпаннар май – июнь, шулай ук сентябрь – октябрь айларында бигрәк тә нык котыра. Аларны тәндә күрүгә үк табибка йөгерергә кирәк.


Фикер өстәү