Татарстанда җиде меңгә якын кешене талпан тешләгән, өч кеше энцефалит йоктырган

Быел Татарстанда талпан тешләгән 6 809 кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Хәзерге вакытта талпаннарның боррелиоз белән зарарлануы 16 процент тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда азрак. Ләкин талпан энцефалиты вирусын без дүрт талпанда таптык», диде санитар табиб.

Любовь Авдонина узган ел Татарстанда лаборатория шартларында энцефалит ачыкланмавын искәртте. 2021 елда да ачыкланмаган иде. Бүгенге көндә республикада энцефалит белән авыручылар өчәү, шуларның икесе чирне Татарстанда йоктырмаган.

Быел эссе көннәр күп булу сәбәпле, тешләүләр саны 2022 ел белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк булган, гәрчә яз иртә килеп, сезон күпкә иртәрәк башланса да.

 


Фикер өстәү