Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.
— Апрель аеннан башлап, талпан тешләве аркасында табибларга 3889 кеше мөрәҗәгать итте, — диде ул.
Белгеч әйтүенчә, саннар узган елгысыннан 14 процентка күбрәк. «Хәзерге көндә талпан боррелиозының өч очрагы теркәлгән, талпан энцефалиты очраклары юк», — диде Любовь Авдонина.
Белгеч искәрткәнчә, талпаннар бик эссе чорда активлыгын югалта. «Профилактика максатыннан, республикада паркларны һәм скверларны, балалар өчен шәһәр читендәге лагерьларны дезинфекциялиләр. Республика территориясенең 82 проценты талпаннардан эшкәртелгән. Бу — 1 436 гектар мәйдан», — дип аңлатты Любовь Авдонина.