Табиб: “Талпан кадалу баш мие шешүгә китерергә мөмкин”

Талпан кадалган очракта, хәтәрме-юкмы икәнен белү өчен, бөҗәкне лабораториягә лабораториягә тапшырырга кирәк.

Медицина фәннәре кандидаты, табиб-инфекционист Ирина Давыдова тәнгә кадалган талпанның аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында сөйләгән. Талпан энцефалит куркынычы белән яный. Белгеч әйтүенчә, бөҗәк тәндә бик аз гына вакыт эчендә кадалып торган очракта да сәламәтлеккә котчыкмалы зыян ясавы бар. Талпанны тәннән алып ташлау гына коткармаска мөмкин, чөнки кадалган чагында энцефалитлы бөҗәкнең төкерегендә вирус кисәкчекләре мыжгып тора.

Талпан кадалганнан соң бер-ике атна үткәч, чирнең беренче билгеләре күренә башлый: тән температурасы күтәрелә, бөтен гәүдә авырта, хәлсезлек пәйда була, укшыта. Үзәк һәм периферия нерв системаларына зыян килә.

Бу очракта кешене йогышлы авырулар хастаханәсенә озатырга кирәк. Аңа вируска каршы терапия, баш миендә кан әйләнешен яхшыртырдай дарулар билгеләнә.

Инфекционист билгеләп үткәнчә, авыру, баш мие шешү, сулыш юллары мускулатурасы параличлану, бик нык үпкә шешү сәбәпле, реанимациягә дә эләгергә мөмкин.

Талпан кадалган очракта, хәтәрме-түгелме икәнен белү өчен, аны лабораториягә тикшертүгә тапшырырга кирәк.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, быел талпаннар уянганнан бирле Татарстанда 3,2 мең кеше табибларга мөрәҗәгать иткән инде.


Фикер өстәү