“Омикрон”нан ничек дәваланырга кирәклеген аңлатканнар

Табиб-инфекционист Светлана Сметанина тән температурасын төшерә торган, вируска каршы дарулар белән дәваланырга, суны күбрәк эчәргә киңәш иткән.

Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының баш инфекционисты Светлана Сметанина әйтүенчә, чирнең беренче билгеләре күренә башлауга, күп итеп су эчәргә, тән температурасын төшерә торган, вируска каршы дарулар кулланырга кирәк. Боларның барысы да чирнең чигенүенә ярдәм итәчәк. Сметанина белдергәнчә, әлеге штамм билгеләре гадәти ОРВИныкына охшаш. “Аның уңай ягы бу. Күпчелегебезнең “аптечка”сында салкын тидерү, ОРВИга каршы рецептсыз бирелә торган дарлар бар. Алар сырхауның хәлен җиңеләйтүгә ярдәм итәчәк”, – дигән табиб.

Сметанина әйтүенчә, чир башлануга, тән температурасы күтәрелә, баш, тән авырта. Мондый очракта тәүлегенә 2 литр сыеклык эчәргә, температураны даими үлчәп торырга һәм аны төшерә торган дарулар – ибупрофен, парацетомол эчәргә кирәк. Организмда җиңеллек сизелмәсә, табибка күренергә.

Инфекционист шулай ук тамакны микроблар, ялкынсынуларга каршы төрле препаратлар белән чайкарга киңәш иткән. Үләннән яки хлоргексидиннан торган даруларны да читләтеп үтмәскә кушкан. Томау төшсә, борынны диңгез суыннан ясалган эремә белән юдырырга кирәк. Мондый препаратлар рецептсыз сатыла.
Иң зур хата – чирли башлауга, антибиотикларга ябышу. Болай эшләргә ярамый. Антибиотикны, организм вирусны җиңә алмаган очракта, табиб кына билгели. Мондый дарулар куллану – чиктән тыш куркыныч. Әлбәттә инде, гадәти гигиенаны да онытмаска. Бит-кулны ешрак юарга, өйне ешрак җыештырырга, чиста сөлгеләрдән файдаланырга. Чир йоктырган очракта өйдән чыкмаска, дип киңәш иткән табиб.


Фикер өстәү