“Омикрон” дулкынының кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйткәннәр

КФУ доценты Павел Зеленихин “омикрон”ның коронавирусның иң беренче штаммнарыннан килеп чыгуы турында сөйләгән.

КФУ микробиология доценты Павел Зеленихин “омикрон” дулкынының күпме вакытка сузылачагын әйткән. Аның сүзләренә караганда, әлеге штамм коронавирусның беренче штаммнары – “Ухань” һәм “альфа”дан килеп чыккан.

Галим әйтүенчә, мутация нәтиҗәсендә “омикрон” бик тиз таралучы штаммга әйләнгән.

— “Омикрон”ны беренчеләрдән булып “каршылаган” Европа илләрен алыйк. Яңа штамм “дулкыны” анда бер ай чамасы дәвам итә . Россиядә дә аның бер ай-аннан бераз күбрәк “котыруы” көтелә. Биш-алты атнадан соң чир сүлпәнәергә тиеш. Ләкин кайбер шикләнүләр дә юк түгел, – дип белдергән Зеленихин.
Шикләнү дигәнебез Европа илләрендә вакцинация һәм ревакцинация ясатучыларның бездәгегә караганда күбрәк булуына бәйле. Шулай да, КФУ доценты фикеренчә, “Спутник V” инфекцияне артык “узындырмауга”, ягъни прививка ясаткан кешеләргә чирне җиңелчә уздыруга ярдәм итәргә тиеш.

Моннан тыш белгеч “омикрон” йоктыручыларның 10-11 көн дәвамында тирә-юньгә вирус бүеп чыгара алуын искәрткән. Шуңа күрә, аның фикеренчә, бер атналык үзизоляция җитә” дип сөйләү дөреслеккә туры килми.


Фикер өстәү