Татарстанда 500дән артык яшүсмер коронавируска каршы вакцина ясаткан

Татарстанда 500дән артык яшүсмер коронавируска каршы вакцина ясаткан. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

–  Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, 502 балага вакцина ясалган, – диде ул.

Искәртеп үттәбез: республикага 12-17 яшьлекләр өчен «Спутник M» вакцинасы 2 880 дозада кайтартылган иде.


Фикер өстәү