Татарстанда «Спутник М» вакцинасын 2006 яшүсмер ясаткан

Татарстанның 2006 яшүсмере «Спутник М» балалар вакцинасының беренче компонентын ясаткан. Бу хакта журналистлар белән очрашуда республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

Кайбер медицина учреждениеләрендә алдагы партиядән калган вакцина бар әле. Шул ук вакытта тагын 960 яңа доза кайтартылган. Аның сүзләренчә, вакцинага карата кызыксыну бар әле.

Искәртеп үтик: «Спутник М» вакцинасын балаларга 26 гыйнвардан кадый башладылар. Республиканың медицина оешмаларына барлыгы 2 880 доза вакцина кайтартылган иде.


Фикер өстәү