Татарстанда коронавирустан массакүләм вакцинациянең кайчан узачагы билгеле

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» препараты белән массакүләм вакцинацияләү республикага җитәрлек санда вакцина кайтартылгач башланачак, дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Төбәккә „Спутник V“ вакцинасы җитәрлек санда кайткач, массакүләм вакцинацияләү башланачак», — диде спикер.

Искәртеп үтик, бүгенгә Татарстанга медицина хезмәткәрләре һәм риск төркеменә керүче башка вәкилләр өчен мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтты.

«Беренче чиратта, риск төркеменә керүчеләр, йогышлы авырулар госпиталендә эшләүчеләр турында сүз бара», — дип аңлатты министр урынбасары.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, республикага кирәкле санда вакцина кайткач массакүләм прививка ясалачак һәм бу хакта республикада яшәүчеләргә игълан ителәчәк.


Фикер өстәү