Уңай ПЦР-тест һәм антитәнчекләр яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V вакцинасын куллануда препаратның килешмәвен күрсәтә торган билге булырга мөмкин, дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
«Хәзерге вакытта уңай ПЦР-тест яки пациенттагы антитәнчекләр вакцинаның килешмәвен күрсәтә торган билге булырга мөмкин», — диде спикер.
Владимир Жаворонков искәрткәнчә, Татарстан халкына Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату ирекле булачак.