Прививканы кабат кадату өчен “Спутник V” вакцинасының беренче уколы кулай булуын әйткәннәр

Вакцинаның бу компоненты “Спутник Лайт”ка тулысынча тәңгәл килә.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Владимир Чуланов ревакцинация узу өчен COVID-19 инфекциясенә каршы “Спутник V” вакцинасының беренче компоненты кулай булуын әйткән. Бу хакта ТАСС яза.

Аның сүзләренә караганда, төбәкләрдә әлеге вакцина җитәрлек дәрәҗәдә хәстәрләп куелган. Вакцинаның беренче компоненты “Спутник Лайт”ка тулысынча тәңгәл килә.

— 60 яшьтән өлкәнрәкләргә ревакцинация үткәрү өчен, беренче тапкыр прививка ясаткандагы кебек, вакцинаның ике компонентын да куллану әйбәт. Иммунитетның ныграк булуы өчен кирәк бу, – дип басым ясап әйткән Чуланов.

Белгеч сүзләренә караганда, вакцинация дә, ревакцинация дә илебездә теркәлгән вакциналар белән ясала. Болар – “Спутник V”, “Спутник Лайт” һәм “Спутник М”.


Фикер өстәү