Тагын бер илдә «Спутник V» Россия вакцинасын теркәгәннәр

Азәрбайҗан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник V» Россия вакцинасын теркәү турында хәбәр итте.

Интерфакс хәбәр итүенчә, «Спутник V» вакцинасы дөньяның 50дән артык илендә теркәлгән һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтте. «Азәрбайҗанның Сәламәтлек саклау министрлыгы да куллану өчен әлеге вакцинаны раслады», — дип искәртелә ведомство хәбәрендә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы якын арада Азәрбайҗанга «Спутник V» вакцинасы кайтарыла башлаячагын җиткерде.

Элегрәк Азәрбайҗан Россиянең «Human Vaccine» ҖЧҖ белән илгә 300 мең доза «Спутник V» вакцинасын кайтаруга контракт төзегәне хәбәр ителгән иде. Азәрбайҗанга вакцина 180 көн эчендә китерелергә тиеш.

Хәзерге вакытта Азәрбайҗан CoronaVac вакцинасы белән вакцинация уздыра. Әлеге вакцина 4 млн дозада кайтарылган. Моннан тыш, Азәрбайҗан AstraZeneca (432 мең доза) вакцинасын кайтаруга, шулай ук COVAX платформасы кысаларында контракт төзегән.


Фикер өстәү