Мартта бензин бәясе арту сәбәбен аңлаттылар

РФ Энергетика министрлыгы мартның беренче атнасында ваклап сатуда нефть продуктларына бәя күтәрелү берничә факторга, шул исәптән ягулыкка сезонлы ихтыяҗ артуга һәм салкын һава торышы урнашуга бәйле булуын аңлатты. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Элегрәк Росстат 1 марттан 9 мартка кадәр Россиядә бензинга ваклап сату бәясе уртача 12 тиенгә артып, бер литры өчен 47,09 сумга кадәр җиткәнен, ә дизель ягулыгы 7 тиенгә артып, 49,25 сумга кадәр кыйммәтләнгәнен хәбәр иткән иде.

«Мартның беренче атнасында ваклап сатудагы нефть продуктлары бәяләренең үзгәреше ел башыннан куллану бәяләре индексының гомуми үзгәрүгә, ягулыкка сезонлы ихтыяҗ арту фонында эчке базарның күпләп сату бәяләренең тирбәлүенә, шулай ук төп ягулыкларга ихтыяҗның өлешчә артуына бәйле», — диделәр ведомствода.


Фикер өстәү