Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. Фильмны төшерү белән «Тормышны кадерлибез» («Ценим жизнь») автоном коммерциягә карамаган хәйрия оешмасы һәм режиссер Артем Семеновның иҗат командасы шөгыльләнә, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
Фильмны өч төбәктә төшерәләр, ягъни махсус отряд урнашкан урында һәм Татарстанның Кама Тамагы районы Тәңкә авылында, шулай ук Мәскәү өлкәсендә һәм Ставрополь краеның Зеленокумск шәһәрендә булган вакыйгаларны җәелдерәчәкләр.
Картинаны иҗат итүдә Росгвардия махсус бүлекчәсенең гамәлдәге хәрби хезмәткәрләре һәм Россия Герое, генерал-майор Сергей Рафикович Хәйрудинов катнаша.
Фильм сюжетының үзәгендә ике кинолог – Татарстаннан Илдар һәм Ставрополь краеннан Камо һәм аларның дүрт аяклы иптәше Оскарның хәрби дуслыгы тора. Изюм шәһәре янындагы хәрби бәрелешләр вакытында эт яралана, әмма исән кала. Оскарны үлгән дип уйлыйлар, әмма ул үз көче белән күрше бүлекчәгә кадәр барып җитә. Анда аны Камо исемле хәрби табып дәвалый һәм беренче хуҗасына – Илдарга кайтара.
Картина нигезендә махсус хәрби операция зонасында хезмәт этләре белән бергә бирелгән бурычларны үтәүче кинологларның чын тарихы чагылдырыла. Фильм авторлары бу хәлләрне вакыйгаларның төп шаһитлары белән интервьюлар, көндәлек хезмәтне күзәтү, Росгвардия кинологларының этләрне ничек өйрәтүе һәм каравы аша тасвирлый. Сюжетның мөһим өлеше булып вакыйгаларның чын күренешен мөмкин кадәр дөрес итеп чагылдыру тора – анда актерлар катнашында һәм Росгвардиянең махсус отряды ярдәмендә, шул исәптән Изюм янындагы сугышларда катнашкан чын хәрбиләр белән куелган сәхнәләр күрсәтеләчәк.
Бүгенге көндә команда биш төшерү сменасын, шул исәптән куелышлы сәхнәләрне тәмамлаган. Алда тагын бер йомгаклау сменасы планлаштырылган – ул Татарстан районнарының берсендә хәрби күренешләрне һәм вакыйгаларны торгызу булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез