Җырчы Гөлназ Батталова 1 кило алтын откан!

Гөлназ ТНТ каналында «Геленджик алтыны» дип исемләнгән шоу-проектта җиңү яулаган.


– Җәй башында әлеге проектта катнашырга теләк белдердем. Шуннан соң сайлау турын уздык. Августта съемкалар булды. Россиянең төрле төбәгеннән 85 кеше килгән иде. Һәр тапшыруны төшерү иртәнге алтыдан төнгә кадәр дәвам итте. 7 этапта көч сынаштык. Җиңү җиңел бирелмәде. Якыннарымның, дусларымның көч бирү миңа ярдәм итте, – ди Гөлназ. – Ахырда алтын салынган өч сейфтан үзеңә дигән бүләкне сайлыйсы иде. Аларның берсе дә алтынсыз булмады. Күңелем кушканны сайладым. Миңа 1 кило алтынлы сейф ачылды. Аллаһы Тәгалә мине ташламады. Быелгы авыр елда – әлеге җиңү миңа зур бүләк китерде. Безгә алтын бәясен түләделәр. Минем өчен гаять зур акча бу.
Гөлназ җиңүең әнисенә багышланган.

Гөлгенә Шиһапова


Җырчы Гөлназ Батталова 1 кило алтын откан!” язмасына фикерләр

  1. Гөлназ күкрәк көчең белән хезмәт итеп тапкан малың бәрәкәтле булсын,файдасын күрергә язсын.Афәрин котлыйбыз сине.

Фикер өстәү