Татарстанда пневмококка каршы вакцина да ясата башлаганнар

Бер атна эчендә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 20 процентка кимегән. Соңгы бер тәүлек эчендә ковид йоктыруның 535 очрагы ачыкланган. Шулай да белгечләр тынычланырга иртәрәк, дип кисәтә. Ник дигәндә, хәзер коронавирус кына түгел, грипп, ОРВИ кебек башка төр вируслы авырулар да котырган чак.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, бер атна эчендә республикада коронавирус йоктыруның 5,586 очрагы теркәлгән. «Бу узган атнага караганда 19 процентка кимрәк. Шул рәвешле без яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимегән беренче атнаны теркибез», – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

Авдонина сүзләренә караганда, бер атна эчендә республикада кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны да 2 процентка кимегән. Татарстан халкын вакцинацияләү, җәмәгать урыннарында битлек кию, кулларны юып йөрү, авыручылар белән аралашудан баш тарту хисабына инфекцияле авырулар йоктыру очраклары алга таба да артмас, дип өметләнә белгеч.

Хәзер барлык төр вируслы авырулар котырган чорга аяк бастык. Аларга каршы иммунитет булдыру өчен белгечләр вакцина ясатырга киңәш итә. Хәзерге вакытта республикада коронавируска каршы вакцина ясаткан 2,78 миллион кеше иcәпләнә. Гриппка каршы прививканы исә ярты миллион кеше ясаткан. Соңгы арада республикада  пневмококка каршы вакцина да ясата башлаганнар. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренә караганда, әлеге прививка ОРВИ белән авырып терелгәннәрдә күзәтелгән бактериаль пневмониядән саклый.

– Вакцина ясату – бу чирдән саклануның иң нәтиҗәле юлы. Әлеге прививка кечкенә сабыйларга 2,4 һәм 15 айлык чакта, 2–5 яшьлек балаларга ясала. Аны хроник үпкә авырулары булган 60 яшьтән олырак кешеләр дә ясата ала», – ди министр урынбасары.

Жаворонков сүзләренә караганда, пневмококка каршы вакцинаны ясату өчен участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Вакцина беткән булса, сезне чиратка куячаклар. Аны озак көтәргә туры килмәячәк. Вакцина запаслары тулыландырып торыла», – диде Жаворонков.

 


Фикер өстәү