Татарстанда яшәүче 107 яшьлек әби: «Беркайчан дару эчмәдем»

Зәйдә яшәүче Антонина Чижовага май аенда 107 яшь тулган. Бер гасырдан артык гомер юлын үткән әбекәй бүген дә сәламәтлегенә зарланмый. Күзләре күрә, колагы ишетә, хәтере бик яхшы. Әле дә телевизор карый, ил-көн яңалыкларын күзәтә, сәясәт белән кызыксына икән. Кыскасы, бер белмәгәне юк. Әбекәйнең ничек яшәве, озын гомерлелек сере хакында без аның 85 яшьлек кызы Людмила Задера белән сөйләштек.

– Әнием Казахстанда туган. Алар гаиләдә өч бала була. Әтиләре Михаил тимер юл станциясендә эшли. Гаиләгә яшәү җиңел булмый. Алар тиф, холера чәчәк аткан чорга да эләгә.  Әлеге авырулар аларны ятим итә. Тифтан савыга алмыйча,  әтиләре  үлеп китә, – дип сөйли Людмила Николаевна. – Күп тә үтми, илгә ачлык килә. Ашарларына өйдә бер кыйпылчык ипиләре булмый.  Аларны 12 яшькәчә балаларны ашханәдә ашатулары һәм әтиләренең ипи пешерүче дусты коткара.

Чын дус була ул абзый. Сабыйлар яшәгән фатир янына килә дә шыпырт кына Антонинага исеме белән дәшә. Ә аннары киеме астына яшерелгән ипине балаларга бирә. Ул чакта Антонинаның әнисе нинди эш кушсалар, шуны эшли. Берәүләрнең идәнен дә юа, самавырын да куеп тора, табын да кора. Сабыйларына гына ризык кайтсын! Еллар уза, балалар әкренләп аякка баса. Аларның өчесе дә әниләренә чиксез рәхмәтле була. 107 яшенә җиткән Антонина Михайловна бүген дә әнисен батыр хатын-кыз иде дип искә ала икән.

– Безнең әни 19 яшендә кияүгә чыга. Әтиебез Николай тегүче була. Башта остаханәдә эшли, аннан фабрика директоры итеп куялар. Алар бер-берләрен бик ярата. Мәхәббәтләрен тулыландырып, энем Вячеслав белән мин туганмын, – дип искә ала Людмила ханым. – Тыныч кына яшәгән җирдә 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы тормышның астын-өскә китерә. Ике айдан безнең әтине дә фронтка алалар. Күп тә үтми, аның үлем хәбәре килә. Миңа ул чакта бары тик 4 кенә яшь, энемә 3 тулган була. Әни 26 яшендә ике баласы белән тол калды. Бүтән кияүгә чыгам димәде ул. Безнең өчен яшәде.

Сугыш елларындагы авырлыкларны Антонина Чижова күпме еллар узса да хәтерли. Һәр кешегә бирелгән азык-төлек карточкасының ярдәме була. Ике балага бирелгән 300 грамм, әнисенә дигән 200 грамм, үзенә эләккән 400 грамм ипи аларны яшәтә. Ә бервакыт Людмила белән энесен бер солдат шикәр белән сыйлый. Алар беренче тапкыр баллы әйбер ашап карый. Шул шикәрнең тәме әле дә авызымда тора, ди Людмила ханым.

Антонина Михайловнаны ачы хәсрәттән балалары коткара. Алар, әнисе еласа, килеп, кулларын үбәләр икән. Сабыйлар да әтиләрен сагына. Кайтыр дип көтәләр. Антонина ханым да шулай дип өметләнә. Хәтта сугыш тәмамлангач, вокзалга солдатлар каршы алырга бара. Янәсе, ире кайтмасмы? Тик ул кайтмый.

– Өйдә ашарга бетсә, әни әтинең киемнәрен сата иде. Без ач булмасын өчен шулай итә иде инде ул. Ә бит алар әби белән икесе ач та кала иде, – ди Людмила ханым. –  Әниебез Зәйгә 80 яшендә күченде. Ул чакта энем ГРЭС төзергә килгән иде. Өчебез дә Зәйне яраттык. Тик, кызганыч, энем моннан 10 ел элек вафат булды. Мин дә яшь кеше түгел инде.

Антонина Михайловна үзенең озын гомерле булуына шатлана. Апасы Серафима да 100 яшькә кадәр яшәгән. Әмма ул озак яшәр өчен тырышмадым, ди.

– Беркайчан да кешеләр белән сүзгә килмәдем. Берәүне дә кимсетмәдем. Кешеләргә гел яхшылык кына эшләдем. Бер тамчы исерткеч эчемлек эчмәдем. Озын гомер сере шулдыр, – ди әбекәй.

Ә менә кызы аның шушы яшькә җитүен гадел булуыннан күрә. Тагын шунысы да бар: Антонина Михайловна гомерендә бер генә дару да эчмәгән. Авырганын сизсә, халык медицинасы кулланган.

– Нәрсә пешерсәк, шуны ашый. Ашлар ярата. Камыр ризыкларын үз итә. Нәрсә ашыйсы килсә, шуны алып торабыз. Кадер-хөрмәттә ул, – ди Людмила ханым. – Әниебез шушы яшендә дә үзе генә тора. Мин көнгә әллә ничә тапкыр янына барам. Тик төнгә калыйм дисәм, син монда йоклый алмыйсың, гырлыйм мин дип куып кайтара. Исән генә булсын. Ничә яшьтә булсак та, әни кирәк бит әле!

Гөлгенә Шиһапова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү