«Омикрон»: ничек дәваланырга?  (Баш инфекционист КИҢӘШЛӘРЕ)

Коронавирусның «омикрон» штаммы Татарстанга да килеп җитте. Авыручылар саны көннән-көн арта. Шундый катлаулы чорда инфекция йоктырмас өчен нишләргә? Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертдинов организмда яңа штаммның беренче билгеләре күренүгә нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты.

* Табиб әйтүенчә, «омикрон» билгеләре гадәти суык тидерү, ОРВИ билгеләреннән аерылмый диярлек: тән температурасы күтәрелә, баш-гәүдә авырта. Мондый билгеләр сизелә башлауга, көненә 3 тапкыр температураны үлчәп, аны төшерә торган дарулар, тәүлегенә кимендә 2 литр су эчәргә кирәк.

* Өй аптечкасында суык тидергәндә, ОРВИ йоктырганда кулланыла торган дарулар булсын. Тәгаенләп әйтсәк,  температура төшерү, сызлауны басу өчен – ибупрофен, ацетилсалицил кислотасы (аспирин); тамак авыртканда – микробларга, ялкынсынуга каршы үләннәрдән яки хлоргексидиннан эшләнгән препаратлар; томау төшкәндә – кан тамырларын кысу үзенчәлегенә ия булган тамчылар, борынны юдыру өчен диңгез суы; тамчы, вируска каршы спрей рәвешендәге препаратлар (гриппферон, генферон лайт һ.б.). Бу дарулар сырхауның хәлен җиңеләйтергә тиеш.

* Игътибар! Тән температурасы дарулар ярдәмендә дә 3 көн рәттән 38 градустан төшмәсә, һава җитмәгән кебек тоелып, сулыш алу кыенлаша башласа, табиб чакырырга кирәк.

* Тән температурасы күтәрелә башлауга ук антибиотикка тотыну файдасыз, хәтта бик аянычлы нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Антибиотикны бары табиб кына билгели ала.

* Ә инде шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау: бит-кулларны ешрак юу, антисептиклар куллану зарурилыгын аңлатып торасы да юк. Үзегезне салкын тидергән кебек хис итсәгез, өйдән чыкмаска – башкаларга чир йоктыру куркынычы тудырмаска кирәк. Гаилә әгъзалары белән аралашмаска, аерым бүлмәдә дәваланырга. Шәхси гигиена, урын-җир әйберләрен, савыт-саба, сөлгене үзегезгә аерым булдырырга. Бүлмә һәм фатирны ешрак җилләтергә, идәннәрне ешрак юып-җыештырып торырга, аралашканда, битлек кияргә, ишек тоткычларын, кулларны антисептик белән даими сөртеп торырга кирәк.


Фикер өстәү