Көрәшче Динар Кәримуллин: Келәмдәге көндәшең дус була алмый

Бил алышып, акча эшләп буламы? Келәмдәгеләр арасында дуслык бармы? Бу сорауларга җавапны «Ни хәл?» сәхифәсенең чираттагы кунагы – көрәшче Динар Кәримуллин белән эзләдек.

– Беренче тапкыр келәмгә чыккан көнең исеңдәме?

– Тумышым белән Теләче районының Олы Мәтәскә авылыннан мин. Алты-җиде яшьләр тирәсе булган микән, мәктәптә көрәш түгәрәгенә йөри башладым. Дөресен генә әйткәндә, ул чакта авыл баласының сайлау мөмкинлеге әллә ни зур түгел иде. Егетләрнең барысы диярлек көрәште. Әти дә: «Әйдә, улым, син дә көрәшеп карыйсыңмы әллә?» – диде. Дөрес, шуннан соң әни белән шактый бәхәсләште әле алар. Әниләр шундый ич инде ул – борчылалар, ут йотып торалар. Минем әни дә имгәнер дип курыкты.

Ә беренче ярышым Теләченең үзендә узды. Әле дә бик яхшы хәтерлим: икенче урын алдым мин анда. Ул чакта тренерымның сөенүен күрсәң! Ә мин кечкенә бит – көрәшкәндә алдым да салдым, алдым да салдым, нәрсә эшләгәнемне аңлап та бетермәгәнмендер.

– Ә хәзер Лаеш районы өчен бил алышасың. Якташларың тарафыннан тискәре фикерләр ишетергә туры килмәдеме?

– Юк, алар, киресенчә, ярдәм итәргә  тырыша. Мөмкинлек чыкканда, кулдан ычкындырмадым, җитәкчеләр дә бик яхшы аңлады. Көрәш белән генә дөнья бетми бит.

– Димәк, хәзер Теләче командасын читтән күзәтәсең. Яшьрәк якташларың арасында көчле көрәшчеләр күренәме?

– Миңа калса, Теләчедә шәхес буларак бик көчле кешеләр яши. Көчле кешеләр кайда – нәтиҗә дә шунда. Ә яшьләргә килгәндә, мактану һәм масаю буларак кабул итә күрмәсеннәр, ләкин миннән соң көчле егетләр бик күренми әле. Миңа кадәр нинди шәп көрәшчеләр бар иде бит! Хәзер балалар да икенче, тренерлар да… Аларның да өлеше бик зур. Мин моны балалар белән эшләүче тренер буларак әйтәм. Эшлисең икән, нәтиҗәсе дә була.

– Яшьләр турында сүз куерткач, көрәшнең бүгенге хәленә дә күзәтү ясап алыйк әле.

– Көрәш гаделлеген югалта, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Бигрәк тә хөкемдарларга күпне ишетергә туры килә. Көрәшне кем генә хөкем итсә дә, ул барыбер бөтен кешегә ошап бетә алмаячак. Ул – уртада, ә аның тирә-ягында йөзләгән кеше, димәк, йөзләгән караш, фикер дигән сүз. Хөкемдарлар кагыйдәләрне күктән алмый. Тавыш күбрәк шул кагыйдәләр аркасында чыга да инде. Алар ахыргача уйланып бетмәгән, шуңа, ничек тә җайлар өчен, үзгәрешләр кереп тора. Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы булдым. Анда бернинди тавыш юк, чөнки һәр адым өчен конкрет балл биреп баралар.

– Татар көрәше тирәсендәге менә шушы бетмәс шау-шу аның дәрәҗәсен төшермиме?

– Юк. Беренчедән, ул бит инде безнең канга сеңгән. Икенчедән, хәзер шундый заманда яшибез, нидер тирәсендә тавыш чыга икән, ул әйбер таныла башлый. Көрәшкә реклама, киресенчә, җитеп бетми кебек. Кайберәүләр аның нәрсә икәнен белми дә. Билгеле, начар яктан танытучы реклама түгел. Данлыклы татар көрәше турында һәр почмакта сөйләсеннәр иде.

– Элек Сабантуйларда бөтен кеше үрелә-үрелә көрәш карый иде…

– Чөнки матур алым күрсәтүче көрәшчеләр күп иде. Хәзер яту белән тату була башладылар. Кисәтү өстенә кисәтү. Электән көрәш яраткан кешенең карыйсы килми, билгеле. Шулай да, көрәшнең этешеп-төртешеп йөри торган төрләре белән чагыштырганда, безнеке матур әле ул.

– Сабан туе батырын элек-электән тәкәсез күз алдына китереп булмый. Ничә тапкыр батыр калып, ничә тәкә отканыңны санаганың юкмы?

– Мин откан тәкәләр бик күп түгел. Элек мине Сабантуйларга әтием йөртә иде. Ул үлеп киткәч, мине йөртүче булмады. Шуннан соң Сабантуйларда бик көрәшми башладым. Үсә төшкәч тә теләк булмады. Әле менә соңгы өч-дүрт елда гына актив катнашам.

– Февральдә безнең газета гамәлгә куйган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры узачак. Ике ел элек батыр калган идең, быелга ниятләрең нинди?

– Җиңәсе килә, әлбәттә! Алла боерса, имгәнмичә, матур көрәш күрсәтергә иде. Муса Җәлил турнирын Татарстан чемпионаты белән чагыштырыр идем мин. Ул ел саен берсеннән-берсе көчле көрәшчеләрне җыя. Ә синең турында башка көрәшчеләргә караганда күбрәк сөйлиләр икән, мондый дәрәҗәдәге ярышларга карата җаваплылык та берничә мәртәбә арта. Оттырмаска, ничек тә яулаган үреңнән артка чигенмәскә кирәк. Кыскасы, алда мине бик мөһим ярыш көтә.

«Көрәшче өчен җәрәхәт алудан да куркыныч нәрсә юктыр. Чөнки ул көрәш белән генә яши, җиңү дип тир түгә.  Менә шулай көрәш дип янып йөргән мәлдә, җәрәхәт ала да, ике кулына тотып эшләр эше калмый, үзен беркемгә кирәксез итеп тоя башлый. Бер ел элек мин дә шундый хәлдә калдым, ул чорны бик авыр кичердем. Көрәштән башка бернәрсәне дә күрми яшәү  –  начар. Тормышның башка якларын да күрә белергә кирәк. Гаилә корасы, якыннарны кайгыртасы бар. Ә уңышлы көрәшчеләр бездә биш-алтыдыр. Калганнары, тормышның башка өлкәләрен дә кайгыртучылар, яшерен-батырын түгел, ияреп кенә йөри».

– Киләчәктә, Ходай кушып, ир балаң туса һәм ул да көрәш юлын сайласа, ни диярсең?

– Мин каршы булмаячакмын, әмма көрәштереп карамыйча тәгаен әйтү кыен. Көрәш җиңел спорт төре түгел.  Егетләр өчен нәкъ менә шул ягы яхшы да инде аның. Монда дисциплина көчле, һәрвакыт авырлыклар белән очрашып торасың. Тормыш үзе дә җиңел түгел бит – көрәш менә шуңа әзерли. Аннан соң, бу юлны сайласа, аның дуслары булачак. Үз тәҗрибәмә таянып әйтә алам монысын.

– Дуслык, димәктән, читтән караганда, көрәшчеләр бик тату күренә. Бер-береңә каршы басып, көрәшә башлагач, ул дуслык кая китеп тора соң?

– Яшермим, шәхсән мин көндәшләремне яратмыйм. Келәмдәге көндәшең берничек тә синең дустың була алмый. Икебез дә, җиңәм, дип көрәшәбез бит. Шөкер, әлегә көндәшләрем юк: оттырганнарның барысын да җиңеп чыктым.

Гомумән алганда, көрәшчеләрнең күбесе – авыл малайлары, гади, ихлас егетләр. Шуңа да алар арасында татулык көчле. Көрәшнең берләштерә торган көче бар.  Татарстан картасының кайсы ноктасына төртсәм дә, Аллага шөкер, һәр районда дус дип әйтерлек кешем бар.

– Динар, көрәшчеләр, гадәттә, оялчан, аз сүзле була. Ни өчен икән?

– Көрәшчеләрнең, чыннан да, күбесе шундый. Мин дә күп сөйләшергә яратмыйм. Ярышлар вакытында бигрәк тә. Энергияне юкка сарыф итеп, сөйләшеп йөрүне кирәк санамыйм. Характер белән бәйледер. Кистереп кенә сәбәбен әйтә алмыйм.

– Гаилә кору турында уйланасыңмы?

– Әлегә юк. Гаилә корсаң, көрәштән бераз читләшергә туры киләчәк. Бу шулай ук финанс мәсьәләсе белән дә бәйле. Көрәшчеләрнең акчасы күп, дигән булалар инде. Ә нигә егетләр келәмдә озак тормый? Җиткереп булмаганга. Гаилә корсаң, Сабан туена чыгып кереп кенә тамак туйдырып булмый бит.

– Кешеләрнең кайсы сыйфатын аеруча хөрмәт итәсең?

– Кешелеклелеген. Кем генә булсаң да, тормышта кеше булып калырга кирәк.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү