Тарих дәшми калганны яратмый. Галимнәр язучыларга ярдәм итәргә әзер

Тарихи роман кайчан фентезига әйләнә? Ни өчен бездә тарихи геройлар һәм сюжетлар кытлыгы? Әлеге кытлыктан ничек котылырга һәм әдәби әсәрдә тарихи төгәллекне ничек сакларга? Татарстан Язучылар берлегендә тарихчылар белән язучылар әнә шул хакта фикер алышты.

Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, язучы, тарихи әсәргә алына икән, тарихчыга мөрәҗәгать итми хәле юк:

– Әдәбият тарих белән турыдан-туры бәйләнгән. Шуңа күрә безнең түгәрәк өстәл тирәсенә җыелу бик табигый. Бу очрашуларны даими итәргә уйлыйбыз. Безнең мәсләгебез бер.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урданы тикшерү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев исә язучылардан тарихи сюжетларга күбрәк мөрәҗәгать итүләрен үтенде:

– Тарихчылар зур эш алып баралар. Бу – туган якны өйрәнү дә, гомуми тарих та һәм башка өлкәләр дә. Татар тарихының җиде томлыгы әзерләнде. Ул, әлбәттә, академик тел белән язылган, ләкин әле русларның да академик басма тәкъдим иткәне юк. Безнең татар тарихы бик саллы. Тарихчыларның хезмәтләре башлыча «татаровед.рф»  сайтында дөнья күрә. Без эшләргә тырышабыз инде, ләкин аны киң катлауга җиткерүдә мөмкинлекләр чикле. Халыкка тарихны җиткерү өчен, безгә язучыларның ярдәме кирәк. Шуңа күрә без әлеге очрашуны оештыруны сораган идек. Чөнки әдәбиятта тарихи сюжетлар бик ачылып бетми. Татар тарихы искиткеч бай, аның батырлары да җитәрлек. Әгәр инде сез бу темага алынасыз икән, бигрәк тә тарихи хрониканы торгызганда ярдәм итә алыр идек. Әлбәттә, язучы әсәр иҗат иткәндә фантазияне дә куллана, әмма эченә сюжетларны да кертеп җибәрсә, яхшы булыр иде. Тарихны академик басмалар белән генә популярлаштырып булмый. Шуңа күрә безгә язучылар белән күбрәк эшләргә кирәк. Без язмаларны бирергә әзербез. Аннан соң без бөтен сюжетны күрмәскә дә мөмкинбез, язучы үтә сизгер, ул без күрмәгәнне дә күреп алырга мөмкин.

Галим теләге булган һәммә кешенең тарихи этногенезда казынуы, милләт булып формалашуыбызны төрлечә боргаларга маташулары хакында да кисәтте. Мәгълүм булганча, җанисәп вакытында бу эшләр бигрәк актив алып барылды. «Мин Казанда бу теманы тирәнтен белгән 4–5 этнологны гына беләм. Тарихчылар фикер белдерергә мөмкин. Ә менә дилетантлар җитәрлек. Алар тарихтан төрле социаль катлауларны йолкып чыгаралар да ниндидер фикер әйтергә маташалар», – ди Миргалиев. Галим бу җәһәттән Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен дә телгә алды һәм аңламаган кешеләрнең  милләт белән сословиеләрне бутаулары хакында шактый мисаллар китерде. Сүзен йомгаклап, ул боларның барысын да аңлаешлы тел белән халыкка җиткерергә кирәклеген ассызыклады.

Ни өчен халыкны тарихка якынайтырга кирәк? Тарихчы Дамир Исхаков фикеренчә, милли үзаңны шулай гына үстереп була. Әмма тарихи роман үзе дә хәйран гына проблемаларга тарый:

– Минем күзәтүләр буенча, тарихи романнар үзләре дә тикшерүгә мохтаҗ. Мәсәлән, әлеге юнәлештә эшләгән язучыларга багышланган ничә диссертация бар? Шәхсән минем андый фәнни эшкә юлыкканым юк. Бер-ике кешегә әйтеп карадым, ләкин алар ахырына кадәр җиткерә алмадылар. Безнең тарихи романнарга анализ ясаганыбыз да юк. Шуңа күрә нәрсә дөрес анда, нәрсә ялган, кайсы яхшы, кайсы начар – без, чынлыкта, белмибез. Тәнкыйть итүем түгел, күзәтүләремнән чыгып әйтәм: бик күп язучыларга тарихи белем җитми. Үткәннәрдә кылдан нечкә күренешләр бар, аны тирәнтен аңламаганда, башка юнәлешкә кереп китеп, тарихи романны фентезига әйләндерергә мөмкин. Фентези жанры да бар, әлбәттә, ләкин безгә тарихи җирлекне белү мәсьәләсе әһәмиятлерәк. Ул яктан бездә шәхесләр турында язылган әсәрләр дә җитәрлек түгел. Мәсәлән Йосыф Акчура, Садри Максудиларны гына алсак та, алар хакында Төркиядә берничә фәнни китап чыккан була, бездә бернәрсә дә юк. Кемдер эшли, без эшләмибез. Бусы – күбрәк тарихчылар колагына. Икенчесе. Мин соңгы вакытта татар дастаннары белән шөгыльләндем. Татар дастаннарында тарих сакланган да инде. Аларны укып кына да роман язып була. Әдәбиятта тарихчылык мәсьәләсенә килгәндә, галимнәр белән консультацияләр бик кирәк. Икенчедән, тарихи әсәрләрне уку кирәк. Нечкә әйберләр турында язган вакытта, ныграк фикер алышуларсыз да булмый. Әйтик, Ринат Мөхәммәдиев Мирсәет Солтангалиев турында язды, бу чор турында документаль база бик зур. Ләкин Ринат күрмәгән яклар да бар. Шуңа күрә, бәлки Тарих институты белән бергә аерым очрашулар да үткәрергәдер. Чөнки тарихи әсәрләр тарихи аңны формалаштыру өчен кирәк. Барыбыз да беләбез: халыкның милли аңы түбән. Романнар нигезендә аны күтәрергә була.

Бездә тарихи романнар кытлыгы булганда, актив эшләүчеләр һәм 1552 ел фаҗигасен гражданнар сугышы  итеп тасвирларга омтылучылар да бар. Бу хакта Ркаил Зәйдулла менә нәрсә ди:

– Казан ханлыгының алыну сәбәбен эчке тарткалашуга, гражданнар сугышына кайтарып калдырмакчы булучылар да бар. Күптән түгел шундый әдәби әсәр укыдым. Анда, имеш, Казан ханлыгын алырга урысларга караганда күбрәк татарлар килгән, Шаһгалинең 60 меңлек гаскәре булган дип язылган. Касыйм ханлыгының үзендә дә 4–5 мең сугышчыдан артык булмаган югыйсә.  Шаһгалинең 500 кешелек гаскәр белән килүе турында чыганаклар да бар.

Тарихчылар мәгълүмат белән булышабыз дип әйтсәләр дә, чынлыкта, язучыга бик күп нәрсәне үзенә уйлап табарга кирәк була. Тик монда бик сак булырга, артык фантазиягә бирелергә ярамый. Бу хакта язучы Батулла болай кисәтте:

– Тарихта документка кадәрге әйберне син уйлап табарга тиеш. Образның логикасыннан чыгып, тарихын белергә тиеш. Чөнки бездә документлар сакланмаган. Бәетләр, җырлардан кала…  Бәет дигәннән, ни өчен халык, Сөембикәнең Мәскәүгә озатылганын белә торып, улы Үтәмеш белән бергә  манарадан  ташланган дип бәет чыгара? Әдәби уйдырма дисәк тә, бәет тарихка якын.  Халыкның ханбикәсен әсирлеккә  бирәсе килми, шуңа күрә бәеттә аны манарадан ташландырып һәлак итә.

Әлбәттә, халык китаптан ерагайган заманда, кино бик зур ярдәм итә алыр иде. Якутиядә шулай да ул. Ә бездә бу җәһәттән хәлләр катлаулырак. Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров шулай ди:

– Режисерлар татарның катлаулы үткәненә багышланган, әйтик, Россиядә көчләп чукындыру турында фильм төшерерләр дә иде. Әмма бу бик катлаулы. Бигрәк тә бүген.  Без, Мәдәният министрлыгына барып, шундый картинага акча сорасак, идеология ягыннан бу картинада проблемалар бар, дип җавап бирәчәкләр. Без хәзер, идеология проблемаларыннан читләшер өчен, автор картиналарын төшерәбез. Татар тарихы турында яңа әсәрләр, кызганыч, юк. Ярый әле Рамил Төхвәтуллин үз вакытында «Зөләйха» фильмын төшерде. Мин ул юлыккан авырлыкларны да бик яхшы беләм.

«Бүген андый картина төшереп булмас иде», – дип сүзгә кушылды Дәүләт Советы депутаты, халык артисты Рамил Төхвәтуллин да. Ул татарның символларына игътибарлы булырга чакырды. Аның әйтүенчә, алар да – бүген басым астында.

Фикер үзеннән-үзе Үзбәкстан хакимиятенең Самара өлкәсе Кондырча җирлегендә Аксак Тимергә һәйкәл куярга теләк белдерүенә барып тоташты. Һәйкәл куюга конкурс турында Үзбәкстан Министрлар кабинеты карары чыккан. Проект 2024 елга Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы белән берлектә тормышка ашырылырга тиеш. Татарларның әби-бабалары яшәгән канкойгыч сугыш урынында йөз меңнән артык кешене суеп үтергән әмиргә һәйкәл куюга каршы чыгу табигый. Казахстан тарихчылары да, Мәскәү галимнәре дә әлеге һәйкәл куелуга каршы чыккан инде. Бу хакта тарихи семинарларның берсендә профессор Вадим Трепавлов белдергән иде. Татарстан Язучылары да, әлеге һәйкәлгә каршы чыгуларын белдереп, мөрәҗәгать әзерли. Тарих дәшми калуны яратмый.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү